Алтынбәк
Алтынбәк яки Али-Газы, Али Галим (ﺋﺎﻟﺗﺌِﻧﺒﻪﻙ , tat.lat. Altınbäk) (XIV гасыр) — Идел буе Болгары дәүләтендә соңгы Казан бәге. Казанны Олуг-Мөхәммәт тарафыннан 1445 елда алганнан соң, Идел буе Болгары дәүләтенең Казан бәклеге Казан ханлыгына әверелә.
Болгар шәһәреннән - Болгар әл-Җәдид шәһәренә
Татар риваятьләре буенча Казан бәге исеме - Алтынбәк булган, ләкин рус Воскресенск кулъязмасы буенча аның исеме Либей ягъни Али булган, Никон кулъязмасы буенча аны Азы (Газы) исемләгән.
Күбесе тарихчылар буенча Галимбәк - соңгы Болгарда идарә иткән бәге, аның бертуганы Алимбәк - соңгы Казанда идарә иткән бәге, Олуг-Мөхәммәт (беренче Казан ханы) Галимбәкне һәм Алимбәкне бәреп төшергәннән соң, Болгар Иле башкаласы Казанга күчергән. Шулай итеп Идел буе Болгары үзенең башкаласын үзгәртеп Казан ханлыгына әверелгән.
Алимбәк һәм Галимбәктән соң яңа Татар Тарихының дәвере башланган - Казан ханлыгы чоры, яңа башкаласы белән - Болгар әл-Җәдид - Казан.
Шулай ук карагыз
Әдәбият
- Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.
Тышкы сылтамалар
- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
- Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.