Абдуллаһ ибн Микаил

Абдуллаһ ибн Микаил яки Абдуллаһ ибн Микаил әмир (ﺋﺎﺒﺩِوﻟﻟﺎﻪ ﺋﻳﺒن ﻣﻳﻜﺎﻳل, tat.lat. Ğabdullah bine Mikail, Abdullah ibn Mikail) (Х гасыр) — Идел буе Болгары хәкиме, Микаил ибн Җагфар әмир улы.

Абдуллаһ ибн Микаил хакимлеге чорында Болгар шәһәре тарафыннан Сувар шәһәрен буйсындыру өчен көрәш алып барыла.

Абдуллаһ ибн Микаил исеме белән Болгар шәһәрендә (947/948, 957/958) һәм Сувар шәһәрендә дирһәмнәр сугылган (948/949).

Тышкы сылтамалар

  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.