Александр Славутский
Александр Славутский (рус. Александр Яковлевич Славутский; 27 ноябрь 1947, Чиләбе) — драма театры режиссёры, Качалов театры сәнгать җитәкчесе-директоры. Россиянең (2007) һәм Татарстанның (2011) халык артисты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Тукай премиясе лауреаты (2000), Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 27 ноябренда Чиләбедә туган. Цвилинг исемендәге Чиләбе драма театры каршындагы һөнәри студияне, «драма режиссёры» белгечлеге буенча Щукин исемендәге театр укуханәсен (Е. Вахтангов исемендәге театр каршындагы вуз, Б. Захава курсы) (1974), ГИТИСта югары режиссёрлык курсларын (1979) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- Чиләбе ТЮЗы артисты
- 1974—1981 М. Горький исемендәге Чиләбе драма театрында, Новокузнецк драма театрында режиссёр -куючы.
- 1981—1987 Чита өлкә драма театрында баш режиссёр, В. Маяковский театрында (Мәскәү) стажировкада.
- 1987—1993 Ростов академия театры баш режиссёры.
- 1994 елдан В. Качалов исемендәге театр (Казан) баш режиссёры, 2007 сәнгать җитәкчесе-директоры.
Иҗаты
Куйган спектакльләре
- 1994 — «Ревизор» Н. В. Гоголь.
- 1994, 2007 — "Чит кеше белән гаилә сурәте (Семейный портрет с посторонним) С. Лобозёров.
- 1997 — «Шомлы йомыркалар» (Роковые яйца) М. А. Булгаков.
- 1998 — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем.
- 1999 — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
- 2000 — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт.
- 2001 — « Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье), Роберт Том-Агата Кристи.
- 2002 — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
- 2004 — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехов.
- 2005 — «Җәмгыятьтән әфәнде» (Синьор из общества) Д. Скарниччи, Р. Тарабузи.
- 2006 — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт.
- 2007 — «Глумов» А. Н. Островский .
- 2007 — «Түгәрәкнең шакмагы» (Квадратура круга) В. П. Катаев.
- 2008 — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский.
- 2009 — «Бөек комбинатор» (Великий комбинатор) Илья Ильф, Евгений Петров.
- 2010 — «Хөрмәтле гражданнар» (Уважаемые граждане) М. Зощенко.
- 2010 — «Күзгә төтен җибәрү» (Пыль в глаза) Эжен Лабиш.
Балалар өчен
- 1996 — «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трём апельсинам) М. А. Светлов.
- 1998 — «Том Сойер маҗаралары» (Приключения Тома Сойера) М.Твен.
- 2000 — «Табиб Айболит» К. И. Чуковский.
- 2001 — «Кызыл калфак» (Красная шапочка) Е. Л. Шварц.
- 2004 — «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» (Золотой ключик, или приключения Буратино) А. Н. Толстой.[1]
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 2014 V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты («Бердәм Россия» фиркасеннән), мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет әгъзасы.[2]
- Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россиянең халык артисты (1997);
- Татарстанның халык артисты (2011);
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986);
- Тукай премиясе (2000) — В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклен куйган өчен;
- Россия хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясе (2007);
- Дуслык ордены (2010);
- Казан шәһәр Думасы Президиумының 2012 елның 22 ноябрендәге 48 нче санлы карары нигезендә Александр Славутский исеме Казанның Мактау китабына кертелгән (2011)[4];
- «Алтын битлек» фестиваленың «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясе (2021)[5];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены[6].
Искәрмәләр
- ↑ Качалов театры рәсми сайтында
- ↑ «Ачык Татарстан» сайтында
- ↑ Славутский Александр Яковлевич. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Книга почета - Официальный портал Казани (рус.). culture.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2026.
- ↑ Александр Славутский. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты [рус.]
- ↑ Накануне Дня Республики Минниханов вручил госнаграды в Казанском Кремле. 30 август 2026 тикшерелде.
Сылтамалар
- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 3 апрель көнендә архивланган.
- Качалов театры рәсми сайты