Шакир Яһудин
Шакир Шаһмәт улы Яһудин (рус. Шакир Шахмедович Ягудин; 24 гыйнвар 1947) — Россия дәүләт эшлеклесе, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе әгъзасы.
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
- Юридик фәннәр кандидаты.
- Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасының атказанган юристы.
Тәрҗемәи хәле
Яһудин Шакир Шәяхмәт улы 1947 елның 24 гыйнварында Ростов өлкәсенең Батайск шәһәрендә туган. 1967 нче елда Ульяновск автомеханика техникумын, 1974 елда, «Хокук белеме» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
1974 елдан 1983 елга кадәр-оештыру бүлеге инструкторы, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе ярдәмчесе.
1983—1986 елларда-КПССның Татарстан өлкә комитеты оештыру-партия эше бүлегенең мәгълүмат секторы мөдире, инструктор.
1986—1987 елларда-ТАССР юстиция министры урынбасары.
1987—1990 елларда-ТАССР Югары Советы Президиумының оештыру бүлеге мөдире, Казан шәһәр Советы депутаты.
1990—1991 елларда — СССР Конституция күзәтчелеге комитеты әгъзасы.
1990—1995 елларда-законнар һәм хокук тәртибе бүлеге мөдире, ТАССР Югары Советы секретариатының юридик бүлеге мөдире.
1995—2009 елларда — тарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе.
2009—2014 елларда-дүртенче чакырылыш тарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе.
2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2019 елның сентябреннән — алтынчы чакырылыш тарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2019 елның сентябреннән — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Россия Федерациясенең атказанган юристы;
- Татарстан Республикасының атказанган юристы;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- Татарстан Республикасының Мактау грамотасы;
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
- Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе[2];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2024)[3].
Искәрмәләр
- ↑ Декларатор.org — 2011.
- ↑ О награждении Ш. Ш. Ягудина почетным знаком Государственного Совета Республики Татарстан «За вклад в развитие парламентаризма» (рус.). gossov.tatarstan.ru (14 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2026.
- ↑ О награждении орденом «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (10 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2026.