Камил Садриев
Камил Садриев, Садриев Камил Гайнетдин улы, рус. Садриев Камиль Гайнетдинович (1954 елның 4 гыйнвары, Чапшар авылы, Балтач районы) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 4 гыйнварында Балтач районы, Чапшар авылында туа.
1983 елда «Хисапчы исәп-хисабы һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
Хезмәт юлы
1975—1978 — Казанның 9 нчы шәһәр һөнәри-техник училищесында производствога өйрәтү мастеры[1].
1978—1983 — ВЛКСМ комитеты сәркатибе, Казан елга портының производствога өйрәтү мастеры.
1983—1987 — Советлар Берлеге Коммунистлар фиркасенең (КПСС) Татарстан өлкә комитеты беренче секретарының кабул итү бүлмәсе техник секретаре.
1987-1988 — инструктор, КПСС Бауман район комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире[1].
1988-1989 — КПСС Казан шәһәр комитетының оештыру-партия һәм кадрлар эше бүлеге инструкторы[2].
1989—1994 — Казан төгәл машиналар төзелеше заводының план-икътисад бүлеге начальнигы урынбасары, финанс-сату бүлеге начальнигы.
1994-1995 — Татарстан Республика Югары Советы рәисе ярдәмчесе.
1995—1998 — Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе.
1998—2014 — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе секретариаты җитәкчесе[1].
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
2014—2019 — V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2019 елның сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.