Рузилә Тимергалиева

Тикшерелгән мәкалә

Рузилә Равил кызы Тимергалиева (рус. Тимергалеева Рузиля Равильевна; 13 август 1971, Яшел Үзән, Татарстан АССР) — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты. «Матур 3D» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (алга таба ҖЧҖ) директоры.

Тәрҗемәи хәле

1971 елның 13 августында Яшел Үзән шәһәрендә туа.

1993, 2005 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының «Югары математика һәм кибернетика», «Юридик» бүлекләрен тәмамлый[1].

Хезмәт юлы

1993 елдан шәхси эшмәкәр. «Матур 3D» ҖЧҖ директоры.

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

2018-2019 елларда III чакырылыш Яшел Үзән шәһәр Советы депутаты[2].

2019 елдан - VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[2].

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы[3].

2024 елда 30 нчы Сәйдәшев бермандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. «Бердәм Россия» фиркасеннән күрсәтелгән намзәт буларак, 27 337 тавыш (66,58 %) җыя.[4]

Тема буенча өстәмә