Эдвард Габдуллаҗанов

Эдуард Юныс улы Габдуллаҗанов (рус. Эдвард Юнусович Абдуллазянов; 8 апрель 1957, Олы Әтнә, Татарстан АССР) — Россия фән, сәнәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Техник фәннәр кандидаты (2003), доцент (2007). 2011 елдан Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) ректоры[2]. 2024 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты[3]. Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе премиясе лауреаты (2023).

Тәрҗемәи хәле

1957 елның 8 апрелендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Әтнә районының Олы Әтнә авылында туа[4].

Белеме

Эдуард Габдуллаҗанов Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлый. 1981 елда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын «электр станцияләре» белгечлеге буенча тәмамлап, инженер-электрик квалификациясен ала. 1991 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтында «икътисадчы» белгечлеге буенча икенче югары белемгә ия була. 2003 елда кандидатлык диссертациясен яклый, 2007 елда доцент гыйльми исемен ала.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1974 ел — Казан автомобиль ремонтлау заводы слесаре;
  • 1974—1975 еллар — ТАССРның Биектау районы элемтә үзәге йөртүчесе;
  • 1975—1981 еллар — Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы студенты;
  • 1981—1983 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә;
  • 1983 ел — ВЛКСМның Биектау райкомы комсомол оешмалары бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы;
  • 1983—1984 еллар — КПССның Биектау райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы;
  • 1984—1988 еллар — ВЛКСМның Биектау райкомы беренче секретаре[5];
  • 1988—2000 еллар —Идел буе электр челтәрләренең Биектау районы электр челтәрләре II төркеме башлыгы;
  • 2000—2003 еллар — «Татэнерго» ААҖ Идел буе электр челтәрләре предприятиесе директоры;
  • 2001—2003 еллар — «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры (өстәмә вазифа буенча);
  • 2003 ел — техник фәннәр кандидаты;
  • 2003—2008 еллар — «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры;
  • 2007 елда доцент гыйльми дәрәҗәсен ала;
  • 2008—2011 еллар — «Сетевая компания» ААҖ генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары[6];
  • 1999—2011 еллар — төп эшчәнлеге белән беррәттән фәнни-педагогик эш белән шөгыльләнә. Казан дәүләт энергетика университетының «Агропромышленность комплексы предприятиеләрен энергия белән тәэмин итү» кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы, доценты, кафедра мөдире вазыйфаларын башкаручы, кафедра мөдире;
  • 2011 елның 8 декабреннән — Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы;
  • 2012 елның 18 маеннан — Казан дәүләт энергетика университеты ректоры[7];
  • 2019—2024 елларда — ТР VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы;
  • 2024 елның сентябреннән — ТР VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты.

Гаиләсе

Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләкләре

  • «Дуслык» ордены (2023) — фән һәм мәгариф үсешенә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен[8];
  • Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты (2023);
  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (2023);
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (фәнни-педагогик эшчәнлектә, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен; 2023)[9];
  • Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2020);
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2017)[10];
  • «Мактаулы энергетик» мактаулы исеме (Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы, 2017);
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (2017);
  • «„Челтәр компаниясе“ ААҖ алдындагы казанышлар өчен» мактаулы медале (2017);
  • «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе (2017)[11];
  • «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме (2016);
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2014);
  • Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Мактау грамотасы (2014);
  • Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы (2011);
  • «Татэнерго» ААҖ һәм «Электропрофсоюз» Татарстан Республика комитеты Мактау грамотасы (2007);
  • Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты (2007);
  • «Казанның 1000 еллыгын истәлегенә» медале (2005);
  • Татарстан Республикасының атказанган энергетигы (2002)[12].

Искәрмәләр

  1. ↑ Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва (2019-2024 гг.) (рус.)
  2. ↑ Абдуллазянов Эдвард Юнусович — Татцентр.ру.
  3. ↑ Профиль Депутата Эдварда Юнусовича Абдуллазянова на сайте Государственного Совета Республики Татарстан.
  4. ↑ Абдуллазянов Эдвард Юнусович. 22 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  5. ↑ Юность комсомольская в сердцах.
  6. ↑ В «Сетевой компании» холдинга «Татэнерго» – новый руководитель. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2020. Архивировано 22 гыйнвар 2021 года.
  7. ↑ Ректором КГЭУ избран Эдвард Абдуллазянов.
  8. ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (13 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2026.
  9. ↑ Камал театры актеры Рамил Төхвәтуллинга Россиянең атказанган артисты исемен бирделәр. Татар-информ, 13.02.2023
  10. ↑ Признание заслуг.
  11. ↑ Ильсур Метшин вручил государственные и городские награды.
  12. ↑ www.75.tatenergo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2021. Архивировано 20 февраль 2020 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр