Лилия Маврина

Лилия Николаевна Маврина (7 август 1965, Казан) — Россия сәясәтчесе. IV, V, VI һәм VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[1]. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Икътисад фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле

Лилия Маврина 1965 елның 7 августында Казанда туа[2]. 1988 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын «Инженер-системотехник» белгечлеге буенча тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, Казан авиация институтында оештыру эшләре буенча сәркатип урынбасары (1988—1989), ЭВМ кафедрасының ассистенты, өлкән укытучысы (1989—1995) булып эшли.

1995—1998 елларда — Казан шәһәре администрациясенең аз керемле халык катламнарын социаль яклау идарәсе баш белгече, башлыгы урынбасары. 1998 елдан — «Иске татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлыгы префектурасында аппарат җитәкчесе — префект урынбасары. 2000 елдан Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, 2003 елдан-башлыгы. 2004 елдан Казан администрациясе аппараты җитәкчесе урынбасары, аппаратның оештыру-аналитика идарәсе башлыгы. 2006 елдан — Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары — оештыру идарәсе башлыгы. 2007—2009 елларда — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе рәисе.

2009 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV нче чакырылыш, 2014 елда V нче чакырылыш, 2019 елда VI нче чакырылыш депутаты итеп сайлана[3]. 2024 елда VII чакырылыш депутаты итеп сайлана[4]. 2024 елның 20 сентябрендә Дәүләт Советы секретаре итеп сайлана[5]. Дәүләт Советы Президиумы һәм «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы[6].

Бүләкләр

Искәрмәләр

  1. ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Республики Татарстан № 67/497 (рус.) (10 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  2. ↑ Справочник персоналий 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган. tatarstan.ru
  3. ↑ Кто прошел в Госсовет РТ шестого созыва. Полный список депутатов
  4. ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Республики Татарстан № 67/497 (рус.) (10 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  5. ↑ Постановление Государственного Совета Республики Татарстан № 10-VII ГС (рус.) (20 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  6. ↑ Маврина Лилия Николаевна 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган. / ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ
  7. ↑ О награждении Л. Н. Мавриной почетным знаком Государственного Совета Республики Татарстан «За вклад в развитие парламентаризма» (рус.). gossov.tatarstan.ru (4 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2026.
  8. ↑ Признание заслуг. 9 августа 2025 года (рус.). Республика Татарстан (9 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.

Сылтамалар