Леонид Якунин
Леонид Якунин (19 июнь 1951, Алабуга, Татарстан АССР) — Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. РФ атказанган икътисадчысы.Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылыш депутаты, Президиумы әгъзасы, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе.[1]
Тәрҗемәи хәле
Якунин Леонид Александрович 1951 елның 19 июнендә Алабуга шәһәрендә туган. 1969 елда Түбән Каманың 4нче урта дәүләт һөнәри-техник училищесын тәмамлаган. 1987 елда «Хезмәт икътисады» белгечлеге буенча Шверник исемендәге Югары һөнәри берлекләр хәрәкәте мәктәбен, 1996 елда «салымнар буенча икътисадчы» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1971 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинатының аппаратчысы булып эшли башлый.
- 1973 елдан «Органик синтез» Казан җитештерү берләшмәсендә аппаратчы, смена башлыгы, заводның профком рәисе булып эшли.
- 1982-1990 елларда хезмәт буенча бүлек мөдире, Башкарма комитет рәисе урынбасары, Казан шәһәре халык депутатлары Мәскәү район Советының район план комиссиясе рәисе була.
- 1990—2000 елларда- Казан буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы.
- 2000 елдан — Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
- 2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе.
- 2019 елның сентябреннән 2024 елга кадәр — алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.[1]
- 2019 елның сентябреннән — ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе. 2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш депутаты вәкаләтләрен ала;[1] 20 сентябрьдә янә комитет рәисе итеп сайлана.[2] Шул ук көнне Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы итеп сайлана.[3]
Мактаулы исеме һәм бүләкләре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016)[1];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2021)[1].
Сылтама
- Якунин Леонид Александрович — Татцентр.ру
- Президиум 2021 елның 7 сентябрь көнендә архивланган.