Александр Тыгин
Александр Тыгин, Тыгин Александр Василий улы, рус. Тыгин Александр Васильевич (1973 елның 18 мае, Яр Чаллы шәһәре) — Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы.
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туа.
1994 елда «финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Урал халык хуҗалыгы институтын, 2004 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый[1].
Хезмәт юлы
1995—2005 — Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы органнарындагы эшли[2].
2005 елдан Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясе башлыгының икътисад, сәнәгать һәм финанс анализы буенча урынбасары.
2006 елдан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать буенча җитәкче урынбасары.
2006-2007 — «Яшел Үзән муниципаль районының контроль-хисап палатасы» муниципаль учреждениесе рәисе.
2007 елда икътисад һәм сәнәгать буенча җитәкче урынбасары, икътисад һәм сәнәгать буенча җитәкченең беренче урынбасары — Икътисад идарәсе башлыгы, Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы.
2007—2009 — Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2009-2010 — Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.
2010-2011 — Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары.
2011-2012 — Казан шәһәренең «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең эчке контроль һәм аудит буенча генераль директор урынбасары.
2012-2013 — Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2013—2019 — Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгы, Яшел Үзән шәһәре Мэры.
2024 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы[2].
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
2019 елның сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[1].
2019—2024 — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе.
Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы вазифасына билгеләнү сәбәпле, депутат вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2019 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале.