Алсу Нәбиева

Алсу Рөстәм кызы Нәбиева (Алсу Нәбиева, рус. Алсу Рустэмовна Набиева, 12 март 1979, Казан) — Россия кооперация университеты ректоры[1], Казан кооператив институты ректоры, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы[2]. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[3].

Тормыш юлы

Алсу Нәбиева 1979 елның 12 мартында Казан шәһәрендә туа. 2002 елда «Тарих укытучысы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

2005 елда — Казан дәүләт университетында философия һәм тарих кафедрасы укытучысы, 2006 елда — Казан дәүләт университетының өстәмә белем бирү бүлегенең Төрек теле укытучысы. Россия кооперация университетының (филиалы) Казан кооператив институтының гуманитар фәннәр кафедрасының өлкән укытучысы (2006—2007 елларда), доценты (2007). 2007—2014 елларда Казан кооператив институтының тәрбия эшләре буенча проректоры, 2014—2017 елларда уку эшләре буенча проректор.

2017 елда «Икътисад» юнәлеше буенча Россия кооперация университетын тәмамлый.

2017 елдан Россия кооперация университетының Казан кооператив институты ректоры[4]. 2020 елның июлендә Алсу Нәбиева Россия кооперация университеты ректоры итеп билгеләнә[5]

2019 елда ул VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт советына сайлана[6]. Дәүләт Советында икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы.

2019 елдан Татарстан Республикасының «Әлки якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе[7], Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы[8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2007 елда — «Россия кооператив хәрәкәтенең яшь лидеры» күкрәк билгесе;
  • 2012 елда — Россия Федерациясе Центросоюзы Советының Мактау грамотасы;
  • 2014 елда — «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе;
  • 2015 елда — Россия кооперация университетының мактау грамотасы;
  • 2015 елда — «Россия кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәте өчен» билгесе;
  • 2017 елда — «Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеше өчен» ордены;
  • 2018 елда — Россия кооперация университетының рәхмәт хаты;
  • 2019 елда — «Университетка ышаныч һәм тугрылык өчен» медале [9];
  • 2019 елда — «Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеше өчен» I дәрәҗә медале;
  • 2020 елда — «Планетада тынычлык урнаштыручысы» номинациясендә «Тынычлык розасы» алтын медале;
  • 2020 елда — Казан шәһәре мэрының рәхмәт хаты;
  • 2022 елда — «Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеше өчен» III дәрәҗә ордены;
  • 2022 елда — Мәскәү шәһәре Мәгариф һәм фән департаментының рәхмәт хаты;
  • 2023 елда — «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» мактау билгесе;
  • 2023 елда — Татарстан Республикасы рәисенең рәхмәт хаты;
  • 2023 елда — Россия Федерациясе Центросоюзы Советы Рәисенең «Россия кооперация университетының фәнни-мәгариф эшчәнлегендә ирешелгән уңышларга намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм шәхси өлеше өчен» әхмәт хаты [10].

Искәрмәләр

  1. Ректорат | Российский университет кооперации. www.ruc.su. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020.
  2. Комитет по экономике, инвестициям и предпринимательству (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020. Архивировано 1 декабрь 2020 года.
  3. Депутатская фракция (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020.(үле сылтама)
  4. Структура и органы управления образовательной организацией. kazan.ruc.su. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020.
  5. Алсу Набиева назначена ректором Российского университета кооперации
  6. Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020. Архивировано 5 май 2021 года.
  7. Список членов Алькеевского землячества (рус.). Алькеевский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020. Архивировано 10 август 2020 года.
  8. Объединение женщин-депутатов «Мәрхәмәт – Милосердие» (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020.(үле сылтама)
  9. Ректор ККИ Алсу Набиева награждена медалью «За веру и верность университету». kazan.bezformata.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020. Архивировано 5 июнь 2020 года.
  10. Набиева Алсу Рустэмовна — биография. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.

Сылтамалар