Иван Егоров

Иван Егоров, Иван Михаил улы Егоров (21 гыйнвар 1961, Татарстан Республикаһы Мамадыш районы, Җөри авылы) — ширкәт җитәкчесе, иҗтимагый эшлекле. «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2012). ТР Дәүләт Советының IV-VI чакырылыш депутаты. Татарстан Республикасы азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Самбо федерациясе президенты.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1961 елның 21 январенда ТАССР Мамадыш районы Җөри авылында туган. «Башлангыч хәрби белем һәм бәдән тәрбиясе» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын (1987) һәм «менеджмент» белгечлеге буенча Мәскәү коммерция академиясен (1994) тәмамлый.
Хәрби хезмәтен Әфганстан сугышында разведка-десант ротасының десант-һөҗүм взводы командиры урынбасары булып үтә.

«Башлангыч хәрби белем һәм физик тәрбия» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын (1987), Мәскәү коммерция академиясен «менеджмент» (1994) белгечлеге буенча тәмамлый. Эшлекле идарә итү магистры дәрәҗәсе бар.

1987 елдан алып 1996 елга кадәр сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә җитәкче урыннарда эшли.

1996-2002 елларда – «Татспиртпром» җитештерү берләшмәсе филиалы «Усады спирт заводы» дәүләт унитар предприятиесе директоры.

2002 елдан — Татарстанның сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, азык-төлек, транспорт һәм сәүдә предприятиеләре төркеме идарәче компаниясе «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры. 1998 елда «АК БАРС» Банкның бүлендек структурасы буларак, аның Сәүдә-сәнәгать активлары белән профессиональ идарә итү өчен нигез салына. Холдинг составында 80 гә якын предприятие бар (хезмәткәрләрнең гомуми саны 40 меңнән артык кеше һәм еллык әйләнеше — 90 млрд. сумнан артык), шул исәптән «Ак Барс» судно төзү корпорациясе составына кергән А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы.

2009 елның мартыннан — Тататрстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты[1]

Бердәм Россия партия әгъзасы[2], Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы. Төньяк Кавказ төбәге территориясендә Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм террорчылыкка каршы операцияләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының координация советы рәисе.

Иҗтимагый эшчәнлеге

Гаилә хәле

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

Кызыклы факт

2011 елда «Татарстанның 50 иң тәэсирле шәхесе» исемлегендә 38- урынны били[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә