Илшат Ганиев

Илшат Ганиев (рус. Ильшат Ганиев, 3 гыйнвар 1954, Шалты, Татарстан АССР22 ноябрь 2023, Казан) - авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икенче, өченче, дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге

Ганиев Илшат Газыйм улы 1954 елның 3 гыйнварында Татарстан АССР Баулы районының Яңа Шалты авылында туа. 1976 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый.

Гаиләсе

Әтисе - Ганиев Газим Фәрәх улы, 1975елда вафат була.

Әнисе - Ганиева Алмабикә Зияковна, пенсионер.

Хатыны - Ганиева Чачка Зәки кызы (Хәләфетдин кызы), табиб-терапевт.

Кызы - Нуруллина Гүзәл Илшат кызы, 1980 ел.

Улы - Ганиев Руслан Илшат улы, КДФЭИ студенты, 1986 елда туган.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр

Федераль дәрәҗәдәге

  • Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исеме (2002 ел) — авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[1];
  • «Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен» медале (2021 ел) — авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[2];
  • «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале (2002 ел).

Татарстан Республикасы бүләкләре

  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2016 ел) — агросәнәгать комплексын үстерүдәге күренекле казанышлары һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүе өчен[3]];
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (2010 ел),
  • «Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы» медале (2020 ел);
  • Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2001 ел)[4];
  • Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исеме (1994 ел);
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты (2019 ел)[5];
  • «Зеленодольск муниципаль районының мактаулы гражданы» исеме (2008 ел)[6].

Шулай ук карагыз

  1. Указ Президента Российской Федерации от 05.08.2002 г. № 836 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (5 август 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  2. Указ Президента Российской Федерации от 11.05.2021 г. № 269 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (11 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  3. Указ Президента Республики Татарстан от 23 сентября 2016 года № УП-860 «О награждении орденом „За заслуги перед Республикой Татарстан“». Президент Республики Татарстан (23 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  4. Указ Президента Республики Татарстан от 10 декабря 2001 года № УП-1115 «О присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2001 года в области науки и техники». Президент Республики Татарстан (10 декабрь 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  5. Список поощренных Благодарственным письмом Председателя Государственного Совета, 2019 год. Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  6. Все параметры шаблона {{cite web}} должны иметь имя. Список Почётных граждан Зеленодольского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр