Урал Дистанов
РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый исемле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар. Аларны карау өчен Урал (исем) битенә күчегез. Урал Дистанов (28 февраль 1927(1927-02-28) (99 яшь)) — геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1975). ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1984).
Казанда, Казан университеты укытучысы Галимҗан Дистанов гаиләсендә туа.
1948 елдан Рудалы булмаган файдалы казылмалар геологиясе фәнни-тикшеренү үзәк институтында, 1978 елдан директор урынбасары, 1988 елдан баш фәнни хезмәткәр. Рудалы булмаган чимал геологиясенә караган фәнни хезмәтләр авторы. ТР дәүләт премиясе лауреаты (1998).