Алтер Литвин
Алтер Литвин (18 декабрь 1931(1931-12-18) ― 6 март 2023(2023-03-06) (91 яшь)) — тарихчы, тарихнамә, Россия ватандашлар сугышы тарихы буенча белгеч. Тарих фәннәре докторы (1976), профессор (1979). РФ һәм Татарстан АССҖ атказанган фән эшлеклесе. 1954-1961 елларда тарих укытучысы, бер үк вакытта (1957-1962) Татарстан дәүләт музее хезмәткәре. Казан дәүләт педагогика институтында (1962-1979), Казан химия-технология инсититутында (1979-1985) укыткан. 1951 елдан — Казан университетының тарих факультеты укытучысы, 1989 елдан тарихнамә һәм чыганакларны өйрәнү кафедрасы мөдире.
2023 елның 6 мартында Казанда 91 яшендә вафат.[1] Арча зиратында җирләнә.[2]
Искәрмәләр
- ↑ Казан университетының атказанган профессоры Алтер Литвин вафат. intertat.tatar, 7.03.2023
- ↑ Скончался заслуженный профессор Казанского университета Алтер Литвин. tatarstan24.tv, 6.03.2023
Тышкы сылтамалар
Шулай ук карагыз
Тема буенча өстәмә
Тышкы ресурсларга сылтамалар | ||||
|---|---|---|---|---|
| ||||