Габдулла Җиһаншин

Габдулла Җиһаншин (Габдулла Габдрахман улы Җиһаншин, 22 июнь 1917(1917-06-22)3 март 2015(2015-03-03) (97 яшь)) — агроном, кырчы, үсемлекләр белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1969), профессор (1970), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1970), ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (1998), ТР дәүләт премиясе лауреаты (2001, үләнчел соргы игү технологиясен булдыру, аны куллану һәм орлыкчылыгын оештыру өчен). ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгы пропагандасы бүлеге башлыгы (1950-1952), Казан авыл хуҗалыгы институты проректоры (1952-1955), Казан югары фирка мәктәбенең авыл хуҗалыгы кафедрасы мөдире (1955-1961), Татарстан авыл хуҗалыгы ФТИнең директоры урынбасары (1965-1974), Мари (1974-1980) һәм Казан (1955-1961, 1963-1965, 1980-1990) университетларында үсемлекчелек кафедрасы мөдире.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә