Сәгъдә Фатыйхова

Сәгъдә Фоат кызы Фатыйхова (01.10.1936, Буа районының Исаково авылы), инженер-технолог, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (1994). Казан химия-технология институтын тәмамлый (1965). Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда 735 нче номерлы п/я заводында (Казан шәһәре) фрезерчы булып башлый. 1966-1996 елларда «Татхимфармпрепараты» җитештерү берләшмәсендә инженер-химик, ст. инженер-технолог, сектор башлыгы, үзәк лабораториянең инженер-технологы эшли. Дәүләт премиясе Димефосфон оригиналь дару препаратын эшләүдә катнашкан өчен бирелде. СССР ВДНХ бронза медале белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә