Илдус Хәйбуллин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Илдус Хәйбуллин
Кече рәсем төзү хатасы: Файл табылмады
Тулы исеме Илдус Бари улы Хәйбуллин
Туган көне 11 октябрь 1937(1937-10-11) (87 яшь)
Туган СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Төньяк Норлат
Вафат көне 23 февраль 2007(2007-02-23) (69 яшь)
Ил
Эшчәнлеге Россия физигы
Бүләк һәм премияләр
ССҖБ дәүләт премиясе

Илдус Бари улы Хәйбуллин (1937 елның 11 октябре - 23 февраль 2007) - Россия физигы, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, күп кенә милли академияләрнең мактаулы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Хәйбуллин Илдус Бари улы Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Төньяк Норлат авылында туган. Милләте буенча-татар. 1960 елда Казан авиация институтының радио факультетын тәмамлый. 1960-1966 елларда 296 нчы п/яда (Казан) инженер, өлкән инженер, радиотехника бүлеге лабораториясе мөдире булып эшли. 1966-1992 елларда РФА Казан фәнни үзәгенең Казан физика-техник институтында (лаборатория мөдире, фәнни эш буенча директор урынбасары) эшли. 1973 елда Илдус Бари улы Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый. 1985 елда Илдус Бариевич ион-легацияләнгән ярымүткәргечләрне лазерлы яндыру буенча фәнни доклад рәвешендә докторлык диссертациясен яклый, ә 1991 елда Россия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1992 елдан башлап Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре, РФА Казан фәнни үзәгенең Казан физика — техник институтының радиацион физика лабораториясе мөдире булып эшли. Илдус Бариевич — Казан физик юнәлештәге фәнни мәктәбенә яңа булган - ион имплантациягә нигез салучы, профессор. Төп фәнни хезмәтләр каты җисемнәр физикасына, ярымүткәргечле микроэлектроника һәм исәпләү техникасына багышланган. 2007 елда вафат була.

Бүләкләре

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз