Илгиз Салихов
Илгиз Салихов, Илгиз Мисбах улы Салихов (1953 елның 5 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Әлмәт) — геолог, техник фәннәр кандидаты (2001), 2003 елдан «Татнефть» ААҖ «Нурлатнефть» НГДУ башлыгы. Фән һәм техника өлкәсендә СССР нефть сәнәгате министрлыгы, Татарстан дәүләт (1999), Россия Федерациясе Хөкүмәте (2013) премияләре лауреаты, Россиянең атказанган геологы (1999). IV—V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
1953 елның 5 сентябрендә Татарстан АССР Сарман районы Иске Әлмәт авылында биш балалы гаиләдә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Мисбах Салих улы (1922—2008)[1], әнисе Гөлҗиһан почтада эшләгән. Өч кыз туганы, бер ир туганы бар: Тәбрия — почта хезмәткәре, Галия — математик, Наилә — тәрбияче, Хәмит — «Җәлилнефть» идарәсендә җитәкче вазифада[2]. 1961—1965 елларда Илгиз туган авылы башлангыч мәктәбендә, 1965—1971 елларда район үзәгендә Сарман урта мәктәбендә белем алган, урта мәктәпне бер генә «дүртле» белән тәмамлаган. Авыл, Сарман Сабантуйларында мәйдан тоткан. 1971—1976 елларда Казан дәүләт университетының геология факультетында укый, «инженер-геолог» белгечлеге алып, вузны «бик яхшы» билгеләренә (кызыл дипломга) тәмамллый. Вузда укыганда Көнчыгыш Себердә практика үтә. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаучы буларак, Илгизгә хезмәт итү төбәген ирекле сайларга мөмкинлек була — ул, ике дә уйламый, юлламаны туган ягына — «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә ала.
Хезмәт юлы
1976 елдан — «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә: башта фәнни-тикшеренү һәм производство эшләре цехында скважиналарны тикшерү операторы, аннары мастер, лаборатория мөдире, цех башлыгы урынбасары, идарәнең 1нче нефть һәм газ чыгару цехында өлкән геолог булып эшли. 1988—1992 елларда — нефть һәм газ ятмаларын өйрәнү буенча технология бүлеге башлыгы. 1992 елдан — «Җәлилнефть» идарәсе башлыгы урынбасары – идарәнең баш геологы. Әлеге вазифада 12 ел эшли. 2002 елның 23 октябреннән — устав капиталы 42 млн сум булган «Мәлләнефть» АҖ гамәлгә куючыларның берсе[3].
2003 елдан — В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Нурлатнефть» нефть-газ табу идарәсе башлыгы[4].
Чишмә, Ташлыяр, Сарман нефть мәйданнарын үзләштерүнең бөтен этапларына җитәкчелек итә.
Фәнни-гамәли кызыксынулар өлкәсе
Күпсанлы уйлап табулар, фәнни эшләр авторы. АКШ, Голландия, Франциядә халыкара фәнни-техник конференцияләрдә катнашкан. Уйлап табуларга 19 патент иясе һәм 20 басылган фәнни мәкалә авторы. Ярлыланган катламнардан сыек ягулык алуны туктатмас өчен катламга су кудыруның яңа методларын һәм алымнарын гамәлгә кертә. Суланган коллекторларны үзләштерү буенча сәнәгать–тәҗрибә эшләре белән нефть суырту коэффициентын шактый арттыруга ирешә. «Җәлилнефть» идарәсендә аның җитәкчелегендә файдаланган бу ысул 12 миллион сумлык экономик нәтиҗә бирә.
Башкортстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында (Уфа) ике ел аспирантурада укып, 2001 елда «Нефть мәйданнарында нефть чыгару коэффициентын арттыру максатында суланган коллекторларны эшкәртү» темасына техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклый.
Нефть ятмаларын эшкәртү буенча үзәк комиссия әгъзасы һәм нефть ятмаларын эзләү һәм эшкәртү өлкәсендә җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча республика комиссиясе әгъзасы[5].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 2009—2014 елларда — IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы[6].
- 2014—2019 елларда — 40нчы Нурлат бермандатлы сайлау округыннан V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1989 — СССР нефть министрлыгы премиясе — нефть өлкәсенә караган фәнни хезмәте өчен
- 1998 — Россиянең атказанган геологы
- 1999 — Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге
- 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2007 – «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале
- 2011 — II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены медале
- 2013 — Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе — Татарстан Республикасында югары үзле нефть ятмаларын эшкәртү технологияләре комплексын булдыру һәм сәнәгый гамәлгә керткән өчен[7]
- 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гаиләсе
Хатыны Равилә, теш табибы (Самар өлкәсе Камышлы районыннан). Кызлары Алсу, юрист.
Әдәбият
- Сарман районы энциклопедиясе. I китап (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000 ел, 158нче бит.
- Равил Гыймадиев. Тау бөркете. // Әлмәтем – гүзәл бишегем (Сарман районы Иске Әлмәт авылы турында җыентык). Казан: ТР Президенты Эшләр идарәсенең мәгълүмат-нәшрият үзәге, 2008 ел, 83-87нче битләр.
Искәрмәләр
- ↑ Салихов Мисбах Салих улы. Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее
- ↑ Зөбәрҗәт Мөхәммәтова «Үлемсез полк» акциясенә кушыла. «Сарман», 24.04. 2020
- ↑ АО «МЕЛЛЯНЕФТЬ». zachestnyibiznes.ru [рус.]
- ↑ Салихов Илгиз Мисбахович. 2021 елның 2 март көнендә архивланган. tatcenter.ru [рус.]
- ↑ Илгиз Мисбах улы Салихов. nailtimler.com [рус.]
- ↑ Илгиз Мисбах улы Салихов. 2020 елның 10 август көнендә архивланган. ТР Дәүләт Советы сайты
- ↑ Илгиз Салихов стал обладателем премии Правительства России. nurlat-tat.ru, 13.03.2013 [рус.]
Тышкы сылтамалар
- Илгиз Мисбах улы Салихов. 2020 елның 10 август көнендә архивланган. ТР Дәүләт Советы сайты
- Зульфия Галиуллина. Илгизу Салихову — 65.