Җәүдәт Салихов

Җәүдәт Салихов, Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, рус. Салихов Зявдат Миргазямович — ТР президенты иминлек хезмәте башлыгы (1998-2002), ТР президенты эшләр идарәсе җитәкчесе (2002-2010), РФ суд департаментының ТР буенча идарәсе җитәкчесе (2013). Татарстанның атказанган хокукчысы. Хокук фәннәре кандидаты. Татарстан ЭЭМ мактаулы хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле

1959 елның 8 гыйнварында ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Иске Әлмәт сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрен, «хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган (1981).

Хезмәт юлы

  • 1981-1987 Яр Чаллы шәһәре Комсомол район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, өлкән тикшерүчесе, тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары.
  • 1987-1992 Тукай районы эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы — Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары.
  • 1992-1998 Татарстан президенты иминлеге хезмәте башлыгы урынбасары.
  • 1998-2002 ТР президенты иминлеге хезмәте башлыгы — ТР президенты ярдәмчесе.
  • 2002-2010 ТР президенты эшләр идарәсе җитәкчесе.
  • 2004 елдан «Татхимфармпрепараты» ААҖ директорлар шурасы рәисе.
  • 2010-2013 ТР президенты аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР дәүләт киңәшчесе сәркатибәте җитәкчесе.
  • 2013 елның гыйнварыннан РФ суд департаментының ТР буенча идарәсе җитәкчесе.

Гаиләсе

Гаиләле, ике баласы бар.

Кызыклы факт

КДУның юридик факультетында бергә укыган, ТР иминлек хезмәте башлыгы Әсгать Сәфәров чакыруы буенча 1992 елда ТР Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары вазифасыннан ТР президенты тән сакчысы булып күчә [1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» медаль ордены.
  • «Хезмәттәге батырлык өчен» медале.
  • «Аеруча хезмәтләр өчен» медале.
  • «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005).
  • I дәрәҗә Изге кенәз Александр Невский ордены.
  • II дәрәҗә «Әл-Фәхер» Шәрәф ордены.
  • III дәрәҗә Россия православие чиркәве ордены.
  • I һәм II дәрәҗә Бөек Петр ордены.
  • Татарстанның атказанган хокукчысы.
  • Татарстан ЭЭМ мактаулы хезмәткәре.
  • 2019"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены — «күпьеллык фидакарь хезмәте һәм закончалыкны һәм хокук саклауны тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен»
  • 2019 — «Суд эшчәнлегенә керткән хезмәте өчен» күкрәк билгесе (РФ судьялары шурасы) — «РФ суд эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше, гражданнарның хокукларын һәм хокукый мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары, фидакарь хезмәте өчен»
  • 2019 — «Мактаулы хезмәте өчен» медале — «суд системасы үсешенә керткән шәхси өлеше, РФ суд эшчәнлеген камилләштерүдә һәм аны ныгытуда күпкырлы хезмәте өчен» [2].
  • 2021 ― «Халыкара иминлекне ныгытудагы казанышлары өчен» медале (РФ Иминлек Советы) ― «Россия Федерациясе дәүләт мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен»[3].

Искәрмәләр

  1. «Әлмәтем-гүзәл бишегем», 101- бит
  2. Альбина Сабирова. Якташыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды. «Сарман», 15.01.2019
  3. Альбина Сабирова. Наш земляк удостоился высоких наград. «Сарман», 7.10.2021

Әдәбият

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә