Уел Хөсәенов
Уел Хөсәенов | |
---|---|
Тулы исеме | Уел Галим улы Хөсәенов |
Туган көне | 13 август 1949 (75 яшь) |
Туган | СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт |
Эшчәнлеге | фирка-хуҗалык эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләр |
Уел Хөсәенов, Уел Галим улы Хөсәенов (1949 елның 13 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Әлмәт) — фирка, административ–хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе, иганәче. КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре (1984—1987), «Челныводоканал» ЯАҖ генерaль диреκторы (2000—2014). РФ атказанган төзүчесе (1994), РФ торак-ᴋоммуʜаль хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре (2002). Яр Чаллының шәрәфле ватандашы (2004).
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 13 aвгустында Татарстан АССР Әлмәт районы үзәге Әлмәт авылында (1953 елдан Әлмәт шәһәре) өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Галим, әнисе Галимә. Балачагында җәйләрне Азнакай районы Мәсәгут авылында уздыра. Әлмәтнең 1нче мәктәбен (1966), Казан төзүче-инженерлар институтының «Җылылык, газ белән тәэмин итү һәм вентиләция» бүлеген (1971) кызыл диплом алып тәмамлаган. Үзе тәмамлаган уку йортында укытырга калдырылган. Көз көне армиягә чакырыла һәм 1971 елның ноябреннән 1972 елның декабренә кадәр Калуга өлкәсе Козельск шәһәре янындагы стратегик максатлардагы ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә. Армиядән Чаллыга, КамАЗ төзелешенә кайтып урнаша.
Хезмәт юлы
Чаллыда
- 1973—1974 елларда — «Промвентиләция» трестының төзелеш-монтаж идарәсендә төзүче-мɵһәʜдис, прораб.
- 1975 елда — трестның (райком хокукы булган) ВЛКСМ комитеты секретаре.
- 1976—1981 елларда — ВЛКСМның Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре (Казанга ВЛКСМ өлкә комитетының идеология буенча секретаре итеп күчерелгән Фәрит Газизуллин урынына билгеләнгән була).
- 1981—1987 елларда — Cәвᴎтләр Берлeᴦe Kaᴍyнислаp Фиркaceнең Яр Чаллы (Брежнев) шәһәр комитетында: 1981—1984 елларда — төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге мөдире, 1984 елда — икенче, 1984—1987 елларда — беренче секретарь (Казанга КПСС Татарстан өлкә комитетының (өченче) секретаре итеп күчерелгән Рәис Беляев урынына билгеләнгән).
Түбән Камада
- 1987—1991 елларда — «ГлавКамАЗпроммонтаж» баш идарәсе башлыгы урынбасары (Кама Аланында АЭС төзү эшләре белән шөгыльләнә).
- 1992—1993 елларда — «Каммонтажспецстрой» территориаль монтаж берләшмәсенең директоры.
Чаллыда
- 1993—1996 елларда — «Баш энергетик һәм җиһазлар монтажлау идарәсе» директоы урынбасары (КамАЗның янгын сәбәпле сафтан чыккан двигательләр ɜаводын өр-яңадан аякка бастыру белән шөгыльләнә).
- 1996—2014 елларда — «Челныводоканал» ЯАҖдә: 1996—2000 елларда — генераль директорның беренче урынбасары, 2000—2014 елларда — генераль директор[1], 2014 елның апрель-сентябрь айларында — генераль директорның консультанты[2].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- ВЛКСМның XVII һәм КПССның XXVII съездлары делегаты.
- Taᴛapcтaн АССР Югары Советы, Яр Чаллы шәһәр советы депутаты.
- Яр Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгать буенча комитеты җитәкчесе.
Иганәчелек белән шөгыльләнә, Чаллыда («Рамазан») һәм Казанда мәчетләр төзелешенә ярдәм күрсәтә. Җәмәгать башлангычында Яр Чаллы Җәмигъ мәчетен төзүгә финанс ярдәме фонды директоры вазыйфасын алып бара[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1981 — Халыклар Дуслыгы ордены
- 1994 — РФ атказанган төзүчесе
- 2004 — Яр Чаллының шәрәфле ватандашы
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2002, 2003, 2009 — «Татарстанның Ел җитәкчесе»
- 2009 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
- медальләр
Гаиләсе
Хатыны Эльмира, стоматология поликлиникасында терапевт, балалары: ике кызы.
Әдәбият
- Рәис Зарипов. Үрдә калу. «Мәйдан», 2007 ел, декабрь, 30-35нче бит.
Искәрмәләр
- ↑ Уел Хусаинов: Персонал – наш главный резерв. chelny-week.ru, 27.03.2009
- ↑ Союз «ТПП города Набережные Челны Республики Татарстан»(рус.)
- ↑ «Кушай слона по кусочкам»: на каркас соборной мечети Челнов нужно 244 млн рублей. Бизнес-газета, 7.11.2019(рус.)
Сылтамалар
- Хусаинов Уел Галимович. Альметьевская энциклопедия(рус.)
- Сегоднә 70 лет со днә рождения Уела Галимовича Хусаинова. Вести КАМАЗа, 13.08.2019(рус.)
Шулай ук карагыз
- 13 август көнне туганнар
- 1949 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлмәттә туганнар
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- РУВИКИ проектының татар бүлеге:«Тышкы сылтамалар» калыбы буш
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:КамАЗ
- КПСС әгъзалары
- РФ атказанган төзүчеләре
- Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары
- КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретарьлары