«Мәйдан» журналы

«Мәйдан» журналыТатарстан Республикасында һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы татар басмасы. Мөхәррияте Чаллыда урнашкан. Язылу индексы: П2356.

Тарих

1990-еллардагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. Айдар Хәлим мөхәррирлегендә чыккан «Аргамак» журналы ябылгач, Чаллы Язучылар оешмасы Чаллыда татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә. Гыйнварда ул Факил Сафин мөхәррирлегендә айлык матбага булып басыла башлый.

Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, Равил Сабыр, Амур Фәләх, Илзирә Вәлиуллина, Булат Сәлахов, Фидаил Мәҗитов кебек каләм әһелләренең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә дөнья күрде һәм аларның барысы да Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде.

Баш мөхәррирләр

Чыганаклар

Шулай ук карагыз