Айрат Суфиянов

Айрат Суфиянов, Айрат Тәлгать улы Суфиянов ― язучы, шагыйрь, 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1985―2018 елларда КамАЗның двигательләр заводында сынаучы-контролер. Илдар Юзеев (2020), Һади Такташ (2024) исемендәге премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

«Тудым сөяр өчен»

...Кабатлыйм мин:
– Тудым сөяр өчен!
Бөтен дөнья яшелләнгән чакта,
Бәхет сулап җир яшәргән чакта,
Күгәрченнәр гөр-гөр килгән чакта,
Туган ягым балкып көлгән чакта,
Барча кошлар оя корган чакта,
Янәшәмдә ярым торган чакта,
Мин буылмам нәфрәт, үчтән чәчәп,
Явызны да җаным кичерәчәк
Җир йөзенә нурлар чәчә-чәчә!..[1]
Айрат Суфиянов

1958 елның 26 мартында Башкортстан АССР, Балтач районы, Усман авылында туа.

Бабасы Суфиян Бохарада укып кайткан указлы мулла, әбисе Кәшифә ― хәзрәт кызы. Әтисе Тәлгать, сугыш ветераны, Ленин исемендәге колхозда агроном, әнисе Тәнзилә колхозчы булып эшли. Абыйсы Фәрдәт (вафат), энекәше Илдар[2].

Балтач районы, Нөркә урта мәктәбен (1975), Уфа энергетика техникумын (хәзерге Уфа ягулык-энергетика көллияте; 1978) тәмамлый[2].

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә ТЭЦ-1 дә бер ел эшли.

1979—1981 елларда Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә хәрби хезмәттә хезмәт итә. Армиядән соң, 1981—1985 елларда, Коми АССРда эшли[2].

1985 елдан 2018 елга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗның двигательләр заводында сынаучы-контролер вазифасын башкарып, лаеклы ялга чыга.

Чаллыда нәшер ителә торган «Мәйдан» журналында проза буенча мөхәррир вазифасын башкара.

Иҗаты

Беренче шигырьләре Башкортстанның Балтач районында 1983—1985 елларда басыла. Айрат Суфиянов кечкенәдән шигырьләр язса да, әдәби мәйданга шактый соң, тормыш тәҗрибәсе туплагач кына килеп керә.

Матбугатта шигырьләре даими басылып, 2003 елны «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә хуплау тапса да, беренче «Кылычлы җил» исемле китабы Татарстан китап нәшриятында 2006 елда, «Таң калып багам таңнарга» җыентыгы Татарстан китап нәшриятында 2022 елда басылып чыга. 2020 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган шигъри альманахта 95 шигыре басыла.

Шигырьләре көй языла (көй авторлары ― Наил Мортазин, Алсу Шакирова, Фәрит Хатыйпов, Ринат Гобәйдуллин). Айрат Суфияновның җырларын Салават Фәтхетдинов («Кайттым туган ягыма»), Гүзәл Әхмәтова («Әнкәемә», «Төнге абага», «Мәхәббәт күпере» дигән хитлар), Илнар Сәйфиев («Кайттым туган ягыма»), Равил Галиев («Кыр казлары»), Асылъяр («Дөнья матур»), Алсу Хәбибуллина («Сөймим димә», «Гөлләргә сыен»), Флера Талипова («Әйтмә миңа», «Әгәр язмыш», «Хәтер», «Йөрәкләргә шакыйм», «Усман авылы көе»), Сиринә Зәйнетдинова («Гөлләргә сыен»), Азалия («Очам, очам») башкара[2].

Иҗатын социаль челтәрләргә урнаштыра[2].

А. Суфиянов ― 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Хатыны Гөлгенә, уллары Марат, Азамат[2].

Сылтамалар

Әдәбият

Мәкаләләр