Пенсия
Файл:Пенсия.jpg
Пенсия алу таныклыгы
Пе́нсия (лат. pensio, түләү) — даими һәм тәртипле рәвештә (гадәттә- ай саен) түләнә торган акча.
- Пенсия яшенә җиткән (картлык буенча)
- Инвалидлык алган
- Туйдыручысын югалткан кешеләргә түләнә[1].
Тарих
- 1673 елда Франция хәрби-диңгез флоты офицерлары өчен пенсия белән тәэмин итү кертелә.
- 1790 елда Бөек Франция инкыйлабы чорында 50 яшенә җиткән һәм 30 ел хезмәт иткән дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия түләү турында канун кабул ителә.
- 1889 елда рәсми дәүләт пенсиясенә алман канцлеры Отто фон Бисмарк нигез салган.
- 1908 елда Бөекбритания һәм Австралия кушыла.
Россиядә
- Россия империясендә пенсияне Петр I кертә. Аңа кадәр патша хезмәтендәгеләргә җир яисә тун бүләк иткәннәр. Пенсиягә офицерлар гына лаек була. 25 ел хезмәт иткән солдатларга пенсия каралмый.
- Инкыйлабтан соң 1918 елда пенсияне Кызыл Армия инвалидларына билгелиләр.
- 1923 елда отставкага чыккан большевикларга бирелә башлый.
- 1928 елдан кайбер завод хезмәткәрләренә пенсия билгеләнә.
- 1937 елдан гади халык та пенсия турында ишетә.
Башкортстанда
- 2015 елның 1 октябренә Башкортстанда 1 136 788 кеше (эшләүчесе 381 962) пенсия ала.
- Уртача пенсия күләме — 11 430 сум (~191 $).
- Социаль пенсия күләме — 8 253,6 сум (~137 $)[2].
Пенсия яше
Пенсия төрләре
- Бүлү пенсиясе
- Шартлы-туплау пенсиясе
- Туплау (җыелып бару) пенсиясе
2002 елдан Россиядә уздырылучы пенсия реформасы пенсияне ике өлешкә бүлде: страховой өлеше һәм туплау өлеше.
Пенсия күләме
Кызыклы факт
Кытайда пенсияне дәүләт хезмәткәрләренә генә түлиләр. Таиланд һәм Төрекмәнстанда өлкәннәрне балалары кайгыртырга бурычлы дип санала.
Россиядә 2025 елның 1 октябреннән башлап федераль бюджеттан түләнә торган кайбер түләүләр цифрлы сумнарда башкарылачак. Бу — социаль пособиеләргә дә кагыла. 2026 елдан дәүләтнең теләсә нинди түләүләр өчен, шул исәптән пенсияләр һәм бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары өчен дә, яңа форматны куллануы көтелә[3].
Әдәбият
- Валентин Роик. Обязательное и добровольное пенсионное страхование. М.: Альпина Паблишер, 2014 ISBN 978-5-9614-2235-1
- Пенсия:кайда, күпме? Ирек мәйданы, 19 ноябрь, 2015 ел, № 21 (277)
Искәрмәләр
- ↑ Пенсия по случаю потери кормильца / Словарь бизнес-терминов. Академик.ру. 2001.
- ↑ В Башкирии подсчитали пенсионеров и размер их пенсии(үле сылтама)
- ↑ С 1 октября 2025 года пособия и пенсии будут выплачивать в цифровых рублях. Что это значит для получателей. 15 август 2025 тикшерелде.