Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Советлар Союзы Коммунистик Партиясе яки Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе (tat.lat. Sovetlar Berlege kommunistik firqäse, рус. Коммунистическая партия Советского Союза, КПСС, сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — СССРның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус СССР конституцияләрендә[1][2] беркетелә. Фирканең генерали секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.

1991 елның 6 ноябрендә таратыла.

Тарих

Фирка 1898 елда берничә социал-демократик һәм марксистик түгәрәкләр нигезендә оештырыла. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең оештыру съезды Минскида 1898 елның 13—15 мартында үткәрелә.

1917 елда Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе курамыннан Россия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе аерылып чыга. 1918 елданРоссия коммунистик (большевистик) фиркасе, 1925 елданБөтенсоюз коммунистик (большевистик) фиркасе, 1952 елданСоветлар Берлеге коммунистик фиркасе.

1991 елның 23 августында РСФСР җирендәге СБКФ эшчәнлеге туктатыла, аның милеге конфискацияләнә.[3] 1991 елның 6 ноябрендә РСФСР Президенты указы буенча тыела һәм таратыла.[4]

Әгъзалар саны

Ел Әгъзалар саны[5]
1927 ел 786288 кеше
1937 ел 1453828 кеше
1941 ел 2490479 кеше
1945 ел 3965530 кеше
1950 ел 5510787 кеше
1955 ел 6610238 кеше
1960 ел 8017249 кеше
1965 ел 10811443 кеше
1970 ел 13395253 кеше
1972 ел 14109432 кеше
1973 ел 14330525 кеше
1989 ел 19487822 кеше

Генераль (беренче) сәркатипләре

Галерея