Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе | |
---|---|
Җитәкче | Владимир Ленин, Юлий Осипович Мартов[d] и Павел Борисович Аксельрод[d][1] |
Кыскача исем | РСДРП |
Дәүләт | |
SEO_description | Российская социал-демократическая рабочая партия — история создания, союзники и блоки, идеология, персоналии — информация о политических партиях и движениях в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Нигезләнү датасы | 13 март 1898[1] |
Киләсе | Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d], Q7382128? и Украина коммунистлар фиркасе[d] |
Гамәлдән чыгу датасы | 24 апрель 1917[2] |
Әгъзалары төркеме | Төркем:РСДРП әгъзалары |
Сәяси идеология | социализм[1], социал-демократия[d][3] и марксизм[2] |
Штаб-фатирының урнашуы | |
SEO_title | Российская социал-демократическая рабочая партия — идеология, основатель, лидер и количество членов — РУВИКИ |
Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе РУВИКИ.Медиада |
Россия социалист-демократик эшчеләр фиркасе – Россия империясендәге беренче социалистик фирка, ССРБның әйдәп баручы фиркасе – КПСС элгәргесе. 1898 елның мартында барлыкка килә.
Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш союзы
«Народниклар» 1860 еллар азагында башлап җибәргән инкыйлаби хәрәкәт ун ел үтәр-үтмәстән сүрелү чигенә җитә. Ахыр килеп, народникларның радикаль ягы террор юлын сайлый.
Шул ук вакытта, народникларның бер өлеше террорны кабул итми, Карл Марксның ул чак модага кергән тәгълиматына иярә. Россиядә марксизмны тарату төрле түгәрәкләр аша алып барыла. Аларның берсе — “Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш союзы” — 1896 елда Ю. Мартов (Цедербаум) белән В. Ульянов (Ленин) җитәкчелегендә оештырыла. Әмма “Союз” гомерле булмый, хакимият аны тиз фашлый һәм түгәрәк әгъзаларының байтагын сөргенгә озата. Иректә калганнар 1896 елда Минск шәһәрендә бүтән марксистик түгәрәкләрдән делегатлар туплый ала һәм алар Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе (РСДРП) оештыра.
1905 ел инкыйлабы
Канлы якшәмбедән соң күпләп эш ташлаулар, армия белән флотта инкыйлаблар һәм фетнәләр башланган. 1905 елның 17 октябре Россия тарихында сынылыш мәле дип исәпләнә. Патша Николай көндәлегендә “17 октябрь. Дүшәмбе. Манифестка кул куйдым. Баш авыр, фикерләр бутала. Илаһым, безгә ярдәм ит, Россияне тынычландыр” дип язылган. Шунысы фәһемле, династиянең иң олы әгъзасы, бөек кенәз Николай Николаевич 1905 елның шул киеренке көннәрендә биргән антына карамый, гаҗәпләнерлек кыю һәм җаваплы карарга килә: ул Романовлар гаиләсенең әфисәр булган барлык әгъзаларына да үз халкының ихтилалын бастыруда катнашуны тыя.
1917 ел
1917 елның 23 февралендә (милади тәкъвим буенча 8 март) Мәскәү урамнарына эш ташлаган дистәләрчә мең эшче “Икмәк!”, “Самодержавиене җимерергә!”, “Бетсен сугыш!” дигән лозунглар күтәреп чыга. Алар юл уңаеннан кибетләрне, икмәк лавкаларын талый, трамвайларны аудара — Февраль инкыйлабы башлана.
Соңрак патша тәхетеннән баш тарта, Ленинның Петроградка кайта һәм аның “Апрель тезислары” дип аталган сәяси программаны игълан итә. Шунда Ленин февраль инкыйлабын “буржуаз-демократик” дип атый, аның тәмамлануын тәкрарлый һәм кичекмәстән “социалистик инкыйлабны” тормышка ашыру, ягъни сул фиркаләр тарафыннан хакимиятне көч белән басып алу бурычын куя. Большевик Н. Суханов, Ленинның программасын “чамасыз сул, ак-караны аермаган радикаль, фән белән дә, аек акыл белән дә ныгытылмаган примитив демагогия” дип атый. Әмма шушы кискен программага киң халык массаларының таләпләре оста теркәлгән була.
Россия коммунистлар фиркасе (большевиклар) РКП(б) дигән исем ала.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 https://files.knihi.com/preview/Knihi/Slounik/EGB.djvu.zip/EGB_tom6a.djvu/100_996x9999.jpeg
- ↑ 2,0 2,1 https://files.knihi.com/preview/Knihi/Slounik/Bielaruskaja_encyklapedyja.djvu.zip/Bielaruskaja_encyklapedyja.13.djvu/315_996x9999.jpeg
- ↑ https://csruso.ru/nashi-universitety/kommunizm-i-socializm/programma-rsdrp-1903/
Чыганак
- Инкыйлаблар илне уңдырамы? Марсель Котлыгалләмов.