Ильяс Галимов (1976)

Ильяс Самат улы Галимов (Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — спортчы (көрәш, 100 килограммнан авыр үлчәүдә), спорт хөкемдары, тренер, 2015 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы. 2017 елда «Татарстанның Ел спортчысы». Россиянең спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры.

Тәрҗемәи хәле

1976 елның 2 ноябрендә Лениногорски районында туган, балачагы әнисе яңадан кияүгә чыккан Чирмешән районы Туймәт авылында узган. Әтисе (үги әтисе) колхозчы, әнисе укытучы була.

Көрәш белән Чистай совхоз-техникумында укыганда, 17 яшендә шөгыльләнә башлаган, 4-5 елдан яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Аны көрәш буенча тренер Әдип Нуруллин чакырып ала. Техник ягын да Нуруллин куя.

2007 елларда Чирмешән районына тренер булып кайта, Чирмешәндә эшли. Әлмәткә күчкәч, билбаулы көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый. Әлмәт Сабантуеның 12 тапкыр, Чирмешән районының 4 тапкыр, Чистай районының 1 тапкыр абсолют батыры була.

И. С. Галимов күп тапкырлар Казан, Самар (беренче тапкыр 1998 елда, абсолют батырга фатир бирелә), Тольятти, Ижау, Киров һәм Татарстан районнары Сабантуйларында батыр кала. Спорт карьерасы эчендә сабантуйларда 50 автомобиль яулый. Көрәш буенча 7 тапкыр Татарстан чемпионы була, 9 тапкыр Россия чемпионатында җиңү яулый, 1997 елдан 2017 елга кадәр көрәш буенча иң өлкән ярышларның берсе — Муса Җәлил исемендәге турнирда 9 тапкыр җиңүче титулын яулый. Тренеры — Салават Йосыпов[1].

Казан (Идел буе) федераль университетының магистратурасын тәмамлаган (2009)[2].

Соңгы елларда Әлмәт командасы өчен бил алыша. 2017 елда көрәшче карьерасын туктатып, Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясендә балалар белән эшли, Әлмәтнең көрәш буенча баш тренеры (уңыш казанган шәкерте — Марат Кәримов һ. б.), район башлыгының татарча көрәш буенча киңәшчесе[3], Республика ярышларында хөкемдар була, бизнес белән шөгыльләнә[4][5].

2020 елның 3 июнендә пневмония (коронавирус?) белән авырып, вафат булган[6]. Туган ягы Чирмешән районы Туймәт авылында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Россиянең спорт мастеры;
  • Татарстанның атказанган спорт мастеры;
  • көрәш буенча Татарстан чемпионы;
  • 2015 — Көрәш буенча дөнья чемпионы;
  • 2017 — Татарстан Республикасының Олимпиадага кермәгән спорт төрләре буенча иң яхшы спортчысы;
  • 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — «республикада физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен»[7].

Исемен мәңгеләштерү

2021 елда билбаулы көрәш ярышларында Ильяс Галимов исемендәге махсус премия булдырылган. Әлеге премия «Ватаным Татарстан» газеты гамәлгә куйган, Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры финалы алышларында иң матур алым ясаган көрәшчегә бирелә. Лаек булган көрәшчегә махсус статуэтка һәм 30 мең күләмендә премия бирелә.

  • 2024 елда премия Яр Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдиновка тапшырыла[10];
  • 2026 елның 14 февралендә 30 мең сум күләмендәге премиягә 90 килограмм авырлык үлчәвендә җиңүче булган Яр Чаллы көрәшчесе Азат Габдрәшитов лаек була[10].

2025 елның апрелендә Чирмешәндә Ильяс Галимов истәлегенә район башлыгы кубогына республикакүләм көрәш турниры үткәрелә. Анда 2010—2014 елларда туган 150дән артык яшь көрәшче катнаша; команда беренчелегендә Әлмәт көрәшчеләре җиңә.[11]

Искәрмәләр

  1. ↑ В Альметьевске простились с Ильясом Галимовым. Альметьевск ТВ, 4.06.2020 [рус.]
  2. ↑ Ильяс Галимов. instagram.com
  3. ↑ Ильяс Галимов узган көрәш сезонында бер миллионга якын акча эшләгән. matbugat.ru, 15.09.2012
  4. ↑ Жизнь Чемпиона мира после завершения спортивной карьеры. Международная Федерация Корэш [рус.]
  5. ↑ «Сабантуйга чыгам дип әзерләнгән иде бит…». Интертат, 04.06.2020
  6. ↑ Радик Сабиров. Татарның батыр улы Ильяс Галимов вафат булды. Шәһри Казан, 03.06.2020
  7. ↑ Известный борец из Татарстана умер от пневмонии в возрасте 43 лет. БИЗНЕС Online, 3.06.2020 [рус.]
  8. ↑ Энҗе Габдуллина. Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Әлмәт көрәшчесе лаек булды. Татар-информ, 19.03.2022
  9. ↑ Энҗе Габдуллина. Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Чистай көрәшчесе лаек булды. Татар-информ, 18.02.2023
  10. ↑ 1 2 Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил турнирында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә махсус премия тапшырылды. Татар-информ (14 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2026.
  11. ↑ Чирмешәндә Ильяс Галимов истәлегенә көрәш турнирында җиңүчеләр билгеле. Татар-информ (13 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2026.

Тема буенча өстәмә