Метшин Илсур Рәис улы
Илсур Рәис улы Метшин (рус. Метшин, Ильсур Раисович, 24 апрель 1969, Түбəн Кама, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия дәүләт, 2005 елның 17 ноябреннән Казан мэры. Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы (1998—2005). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Хокук фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
Илсур Метшин 1969 елның 24 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа.
Белеме
- Түбән Каманың 11 нче номерлы урта мәктәбендә белем ала;
- 1987—1991 елларда Казан Дәүләт Университетының юридик факультетында хокук белеме белгечлеге буенча укый;
- 1999 елда КДУның дәүләт тарихы һәм теориясе һәм хокук кафедрасында аспирантуратәмамлый;
- Хокук фәннәре кандидаты (диссертация темасы: «Правовая система республики в составе Российской Федерации (на примере Республики Татарстан)»).
Хезмәт юлы
1988—1989 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1993 елдан Казанда хакимият-хуҗалык эшендә. 1995—1997 елларда Казан шәһәре Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе. 1997—1998 елларда — Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары — «Казанский посад» территориясе префекты.
1998 елдан Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы, Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе.
2000 елдан башлап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының II чакырылыш депутаты.
2005 елның 17 ноябреннән 31 декабренә кадәр — Казан шәһәре администрациясе башлыгы, 2006 елның 1 гыйнварыннан — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.
2006 елның 12 мартында Казан шәһәре Думасы депутаты, 2006 елның 17 мартында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана.
2006 елның 28 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы һәм аның сәркатибе итеп сайлана[1].
2006 елдан Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасының (БШһҖХО, ингл. UCLG, рус. ОГМВ) Ауразия бүлеген җитәкли. 2013 елда икенче мөддәткә җитәкче (президент) итеп сайлана. Кабаттан 2018 елның 5 октябрендә БШһҖХО Ауразия бүлегенең (ингл. CEMR) Чабаксарда узган Генераль ассамблеясендә өченче мөддәткә оешманың Ауразия бүлеге җитәкчесе (президенты) итеп сайлана[2].
Метшин 2006 елдан «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының (БШһҖХО, ингл. UCLG, рус. ОГМВ) Евразия төбәк бүлеген җитәкли. 2009 елда ул икенче срокка, 2012 елда өченче срокка, 2015 елда дүртенче тапкыр президент итеп сайлана[3]. 2021 елда Якутскта узган Генераль ассамблеядә ул 2021—2024 елларга Евразия бүлеге президенты итеп яңадан сайлана[4]. 2026 елның 24 июнендә ОГМВ-Евразия Генераль ассамблеясендә Метшин янә оешма президенты итеп сайлана[5].
2010 елның 27 октябрендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана[6]. 2015 елның 21 сентябрендә яңадан Казан шәһәре мэры итеп шәһәр Думасы тарафыннан сайлана[7].
2015 елның сентябреннән 2017 елның 31 маена кадәр — «Рубин» футбол клубы президенты[8].
2019 елдан — БМО каршындагы җирле хакимият органнарының консультатив комитеты президенты.
2021 елдан ― Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы президенты.
Россия Президентының кадрлар резервына керә.
Казан сити-менеджеры Марат Заһидуллов белән бергә постсовет Россиясендә «Алтын колесница» милли премиясенә лаек булган шәһәр транспорты реформасының инициаторы була.
Универсиада-2013 Бөтендөнья студентлар-яшьләр спорт уеннарын Казанда киң колачлы үткәрү инициаторы. Аның җитәкчелегендә Казанда социаль яктан якланмаган балаларны мәктәпләрдә бушлай төшке аш белән тәэмин итү, киосклар, микрорайон спорт үзәкләре урынына җәяүләп барып була торган кибетләр булдыру, «Сәламәтлек бишьеллыгы», «Яшел рекорд», «100 сквер» һәм башка проектлар гамәлгә ашырыла.
Илсур Метшин Россия шәһәрләре берлеге идарәсе составына керә һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе булып тора, партия идарәсенең югары органына — «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советына сайланган. РФ Президенты карары белән Илсур Метшин 2016-2020 елларда Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының җирле хакимиятләр палатасында Россия вәкилләре исемлегендә[9].
2019 елның 15 ноябрендә Дурбанда узган ОГМВ Бөтендөнья конгрессында БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив Комитеты рәисе итеп сайлана[10]. 2021 елның 17 ноябрендә Барселонада узган ОГМВ Бөтендөнья советы утырышында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президенты итеп сайлана.
«Нижнекамскнефтехим» ААҖ Директорлар советы әгъзасы булган.
2025 елның 22 сентябрендә V чакырылыш Казан шәһәр Думасының I утырышында депутатлар Илсур Метшинны Казан мэры итеп яңадан сайлыйлар. Шәһәр башлыгын сайлау беренче тапкыр яңа тәртип буенча уза: кандидатларны башта махсус комиссия сайлап ала, ә дәгъвачыларның соңгы исемлеген Татарстан башлыгы раслый[11].
Бүләкләр
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014 елның 23 гыйнвары) — 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга зур өлеш кертүе өчен[12];
- Почёт ордены (2009 елның 7 мае) — ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[13];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2005);
- «Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 25 ел» истәлекле медале[14];
- «Дуслык» ордены (2015) — Казанда 2015 елда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен[15];
- «Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2016)[16];
- 2018 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены;
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2019 елның 28 марты) — шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[17];
- 2020 ― «ТАССРның 100 еллыгы» медале;
- 2022 ― Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы [18];
- 2022 ― Александр Невский ордены [19];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2024 елның 8 декабре) — социаль-икътисадый бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[20].
Гаилә һәм шәхси тормыш
Эшче гаиләдә үскән, әтисе — инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшләгән. Илсур Метшинның ике абыйсы бар: Айдар Метшин — Түбән Кама мэры, 2021 ел ахырыннан — Дәүләт думасы депутаты; Айрат Метшин — «Түбән Кама нефтебазасы» ҖЧҖ директоры[21].
Өйләнгән, хатыны — Гөлнара Метшина. Дүрт баласы: өч улы (Тимур, Таһир, Радмир) һәм кызы (Алия) бар[21].
Искәрмәләр
- ↑ У казанских «единороссов» теперь новый лидер. Республика Татарстан (30 сентябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Ильсура Метшина переизбрали президентом Евразийского отделения ОГМВ (рус.). Казань (5 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Ильсур Метшин переизбран президентом Евразийского отделения ОГМВ (рус.). Татар-информ (31 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Генеральная Ассамблея — 2021 (рус.). ОГМВ «Евразия» (28 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Метшин переизбран президентом организации объединенных городов и местных властей Евразии (рус.). Республика Татарстан (24 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Ольга Кондрева. Мэром Казани вновь избран Ильсур Метшин (рус.). rg.ru (27 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Сергей Елагин (Видео). Ильсур Метшин переизбран мэром Казани. БИЗНЕС Online (21 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Президент ФК "Рубин" Ильсур Метшин подал в отставку, она принята. rsport.ria.ru (31 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Биография - Персональная страница Ильсура Метшина. metshin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ [hhttps://web.archive.org/web/20211121182956/https://enb.iisd.org/events/world-congress-united-cities-and-local-governments-and-world-summit-local-and-regional-4 Ilsur Metshin, Mayor of Kazan, Russian Federation (right), elected as Chairperson of the UN Advisory Committee of Local Authorities (UNACLA)] (ингл.). web.archive.org (15 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Действующего мэра Казани Ильсура Метшина переизбрали на новый срок. TACC (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 23 января 2014 года № 32 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 13 апрель 2015 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 7 мая 2009 года № 513 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2020. Архивировано из оригинала 18 июнь 2020 года.
- ↑ Ильсур Метшин награжден памятной медалью «25 лет вывода войск из Афганистана». Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (13 март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2014. Архивировано из оригинала 13 март 2014 года.
- ↑ Пресс-служба Президента РТ, Елена Бритвина. Рустам Минниханов вручил орден «Дуслык». Президент Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2016. Архивировано из оригинала 9 октябрь 2016 года.
- ↑ Рустам Минниханов вручил Ильсуру Метшину федеральную награду. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. www.kzn.ru (26 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2016.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 28 марта 2019 года № 132 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Гцлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-xezmat-aldyngylaryna-daulat-bulaklaren-tapsyrdy-5855831. Татар Информ (10 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Путин Песошинны һәм Метшинны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 8.08.2022
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 08.12.2024 № 1037 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru (8 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 Биография - Персональная страница Ильсура Метшина. metshin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2016.