Александр Лебедев (1843)
Александр Лебедев (рус. Александр Александрович Лебедев, 1 (13) апрель 1843 — 1917 елдан иртә түгел) — Казан губернасы алпавыты, хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1888), Лаеш, Мамадыш, Алабуга, Малмыж һәм Балахна өязләрендә 32 мең дисәтинәгә якын җир, Түбән Новгород губернасындагы пыяла заводы хуҗасы, 1899-1903 елларда — Казан шәһәре башлыгы, 1914-1917 елларда — Лаеш өязе дворяннары җитәкчесе.