Алексей Галактионов
Алексей Пётр улы Галактионов (рус. Алексей Петрович Галактионов) – дәүләт һәм партиянең күренекле эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (гынвар — июнь 1922).
Тәрҗемәи хәл
Алексей Галактионов Ырынбур губернасы Бозаулык өязенең Алексендровка авылында дөньяга килә. Аның ата-анасы турында беренәрсә дә мәгълүм түгел, аны эшче-слесарь улылыкка алган һәм үз фамилияне биргән.
1906 елда РСДРП партиясенә керә. Бозаулыкта механик заводында слесарь булып эшләгән, 1906—1915 елларда Ташкәнттә, Чиләбедә, Петроградта яшерен эш алып баручы. 1916 елда Себергә сөрелгән.
Самара губерна комитеты әгъзасы, Самара губернасы эчке эшләр комиссары, Самара губерна башкарма комитеты рәисе (1917—1921), КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (гыйнвар — июнь 1922).[1] Авиацион һәлакәтендә һәлак була.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- http://www.rusarchives.ru/guide/cgaipd_rt/p1.shtml 2009 елның 6 апрель көнендә архивланган.