Иван Морозов

Иван Морозов, Иван Тит улы Морозов, рус. Морозов Иван Титович (1889, Мәскәү (вариант: Владимир губернасы), Россия империясе1957, Мәскәү, РСФСР, ССРБ) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының җаваплы (беренче) сәркатибе (19241925). РСДРП әгъзасы (1908 елдан). РКП(б) ҮК әгъзалыгына кандидат (1923-1925), ВКП(б) үзәк контроль комиссиясе әгъзасы (1925-1927), Азәрбайҗан КП(б) ҮК әгъзасы (1932-1933).

Тәрҗемәи хәле

1889 елда Мәскәүдә приказчик гаиләсендә туган. Гаиләсе соңрак Владимир губернасына күченеп китә. Башта өйдә белем ала, ике ел Владимир шәһәр укуханәсендә укый. 1899 елда, укуын тәмамламыйча, һөнәр остаханәсендә коючы булып эшли башлый. Соңрак Владимир округ судында писер, губерна земство идарәсендә статист була. 1916 елда армиягә алына.
Инкыйлаб эшчәнлеге өчен җәзага тартыла: 8 мәртәбә кулга алына, 3 елга сөргенгә(1906 елда Вологдага, 1915 елда Енисей губернасы Усть-Пит авылына) җибәрелә.

Инкыйлабтан соң

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.

Әдәбият

  1. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.
  2. Коммунистическая партия в портретах её самарских лидеров. 1917-1991 г.г. Биографический справочник. Самара: ООО «БМВ и Ко», 2010.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә