Габделхак Әбдерәзәков

Габделхак Әсфән улы Әбдерәзәков (рус. Абдулхак Асвянович Абдразаков; 22 август (4 сентябрь) 1915, Иске Кулаткы, Сарытау губернасы10 гыйнвар 1984, Мәскәү) – ТАССР Министрлар Советы рәисе (1959–1966), РСФСР авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1966–1979). ВКП (б) әгъзасы (1939).

Тормыш юлы

1915 елның 22 августында (4 сентябрендә) Сембер губернасы (хәзерге Сембер өлкәсе) Иске Кулаткы авылында туган[1].

1934 елда Мукшы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, 1939 елга кадәр Чувын район җир бүлегенең (Көнбатыш Себер крае) участок зоотехнигы, аннан Иске Кулаткы район җир бүлегенең зоотехнигы булып эшли.

1939 елда ВКП(б) сафларына керә һәм партия эшенә күчә[2]:

  • 1939–1942 елларда — Иске Кулаткы район Советы башкарма комитеты рәисе;
  • 1942–1944 елларда — ВКП(б)ның Иске Кулаткы район комитетының беренче секретаре (Куйбышев / Сембер өлкәсе);
  • 1944–1947 елларда — ВКП(б)ның Сембер өлкә комитетының совхозлар бүлеге мөдире, секретарь урынбасары;
  • 1947–1948 елларда — ВКП(б) Үзәк Комитетының Кадрлар идарәсе авыл хуҗалыгы кадрлары бүлеге инспекторы;
  • 1948–1959 елларда — ВКП(б) Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге (1954 елдан — РСФСР буенча КПСС Үзәк Комитеты бүлеге) инструкторы .

1953 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен читтән торып тәмамлый.

1959 елның февраленнән 1966 елның маена кадәр — Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе. Ул җитәкчелек иткән чорда республика икътисади күтәрелеш кичерә: 1961 ел башына ТАССРның барлык совхозлары һәм колхозларының 58 %ы электр энергиясе ала (1953 ел белән чагыштырганда 4 тапкыр үсеш), 2,2 млн м² торак, 136 мәктәп, яңа мәдәният сарайлары һәм кинотеатрлар файдалануга тапшырыла. 1965 елда Татарстан АССР Идел буенда ашлык уңышы буенча — беренче, терлекчелек продуктлары җитештерү буенча икенче урынны ала[3].

1966—1979 елларда — РСФСР авыл хуҗалыгы министры урынбасары[4].

1979 елдан — союз әһәмиятендәге персональ пенсионер. Мәскәүдә яшәгән.

1984 елның 10 гыйнварында вафат була, Мәскәүнең Кунцево зиратында (10 нчы участок) җирләнгән.

Иҗтимагый эшчәнлеге

Бүләкләре

Гаиләсе

  • Әнисе — Мәфтүха Госман кызы Әбдерәзәкова (1888–1951), Мәскәүнең Преображенское зиратында җирләнгән.
  • Хатыны — Мәшкурә Йосыф кызы Фәйзуллина (1925–2009), Кунцево зиратында җирләнгән.
  • Балалары: Ринат (1937 елда туган) Казанда яши һәм эшли; Роза (кияүдәге фамилиясе — Байкова; 1942 елда туган) Казанда яши; Марс (1945–2023) Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән; Рөстәм (1959–2003) Мәскәүдә яшәгән.

Искәрмәләр

  1. АБДРАЗЯКОВ Абдулхак Асвянович (рус.). 100tatarstan.100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  2. Әбдерәзәков Габделхак Әсфән улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  3. Абдразяков Абдулхак Асвянович. Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  4. Михаил Бирин. Абдулхак Абдразяков: «Стремление сохранить татарские школы насильственным путем...» (рус.). БИЗНЕС Online (12 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  5. Список депутатов, избранных в Верховный Совет РСФСР. 1959 - Мое Семейное Древо (рус.). pomnirod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.

Әдәбият

  • Абдразяков, Абдулхак Асвянович // Советская Татария. — 1984, 12 января.
  • Абдразяков, Абдулхак Асвянович // Эхо Веков. — 1998. — № 3/4.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә