Рәшит Мусин
Рәшит Муса улы Мусин (рус. Рашид Мусинович Мусин) – дәүләт һәм партиянең күренекле эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1979 —1982).
Тәрҗемәи хәле
Рәшит Мусин 1927 елның 12 ноябрендә Башкорт АССР Топорнино районының Чәтрә авылында туа.
1950 елда Мәскәү энергетика инстиутын тәмамлый, җиде ел эчендә №1 Казан теплоэлектроцентраленең инженерыннан башлап директорга кадәр юлны узган. 1957 елда Татарстан икътисади административ районы халык хуҗалыгы советының партия комитеты сәркатибе булып сайланыла, 1958—1961 елларда – Татарстан икътисади административ районы халык хуҗалыгы советының партия комитеты рәисе урынбасары.
1961—1979 елларда – КПССның Казан шәһәре комитетының беренче сәркатибе; 1979 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе.
1982 елның 2 октябрендә инфаркттан вафат була. Казанның Арча зиратында күмелә.
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены
- Октябрь Революциясе ордены
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, һ.б. бүләкләр.
Тышкы сылтамалар
- Архивы России. Архивные справочники 2009 елның 6 апрель көнендә архивланган.
- Архивная служба Республики Татарстан 2007 елның 9 октябрь көнендә архивланган.