Мендель Хатаевич
Мендель Хатаевич, рус. Мендель Маркович Хатаевич (1893-1939) — ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы (беренче) сәркатибе (1925-1928). РСДРП (б) әгъзасы (1913 елның августыннан).
Тәрҗемәи хәле
Файл:М.М.Хатаевич 1.jpg
М.М. Хатаевич
Файл:М.М.Хатаевич 2.jpg
Төрмәдә төшкән рәсеме. 1937
1893 елның 10 мартында (22 мартында) Һомел шәһәрендә туган. Яһүд башлангыч мәктәбен тәмамлагач, теш табиблыгына укый, гәҗит сатучы булып эшли, 19 яшендә гәҗит киоскы тотучы булып китә. 1913 елда Һомелдә большевиклар фиркасенә кабул ителә. 1914 елда, яшерен басмаханәдә листовкалар бастырганда, жандармнар кулына эләгә һәм Көнчыгыш Себергә сөрелә. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң гына, амнистия буенча иреккә чыга, Петроградка кайта.
Октябрь инкыйлабы
1917 елның мартында РСДРП (б) үзәк комитеты М. Хатаевичны, Полесье большевиклар оешмасын тергезү өчен, Һомелгә җибәрә. Алманнар Һомелне басып алганга кадәр, фирканең Һомел шәһәр комитеты рәисе урынбасары булып тора. 1918 елның февраленнән Самарда фирка шәһәр комитеты рәисе булып сайлана.
Ватандашлар сугышы
Самарны ак чехлардан саклаганда, каты яраланып, аларга әсир төшә. 1918 елның 7 октябрендә Кызыл Армия шәһәрне азат иткәч, төрмәдән чыгарыла. Ак полякларга каршы, Врангельгә каршы хәрәкәтләрдә дивизия сәяси бүлеге башлыгы буларак катнаша.
Фирка эшчәнлеге
- 1918-1919 РСДРП (б) (1918 елдан РКП (б)) Һомел өяз комитеты сәркатибе.
- 1921, июль Одесса губерна комитеты сәркатибе.
- РКП (б) үзәк комитетында оештыру бүлеге мөдире урынбасары.
- 1925-1927 ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы (беренче) сәркатибе.
- 1928-1932 ВКП (б) Урта Идел өлкә – край комитеты беренче сәркатибе.
- 1932-1933 Украина коммунистлар партиясе үзәк комитетының 2 нче сәркатибе.
- 1933-1937 Украина коммунистлар партиясе Днепропетровск өлкә комитетының 1 нче сәркатибе.
1937 елның 9 июлендә кулга алына, 30 октябрендә атып үтерелә[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1935 Ленин ордены № 1423 – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары һәм планнарны арттырып үтәгәне өчен.
Кызыклы факт
Чыганаклар
- Борцы за счастье народное. 2 нче китап. Казан: ТКН, 1983.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Хатаевич Мендель Маркович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Сахаров-үзәк сайтында
- ↑ lenta.ru сайтында 14.01.2010