Сәет Шәрәфиев
Тәрҗемәи хәле
Файл:С.М.Шәрәфиев 1.jpg
С.М. Шәрәфиев
1906 елның 3 гыйнварында Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Менделеевск районы) Песәй авылында туган. Алабуга педагогия техникумының 3 курсын (1925), ВКП (б) ҮК каршындагы өлкә комитетларының беренче сәркатипләре, өлкә башкарма комитетлары, министрлар шуралары рәисләре өчен курсларны (1951), читтән торып ВКП (б) ҮК каршындагы югары фирка мәктәбен (1954) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1921 «Укытучы» белгечлеге буенча Алабуга педагогия техникумына укырга керә. 1924 елда 3 нче курстан укуын ташлый[2].
- 1925-1926 ТАССР Алабуга кантоны Камай волосте Татар Сарсазы авыл шурасы сәркатибе.
- 1926-1927 ТАССР Алабуга кантоны Камай волосте башкарма комитеты финанс эшләре буенча эш башкаручысы.
- 1927-1929 ТАССР Алабуга (1928 елдан Чаллы) кантоны Салагыш волосте башкарма комитетының финанс бүлеге мөдире.
- 1929-1930 ТАССР Чаллы кантоны (1930 елдан Пәнҗәр районы) Салагыш волосте башкарма комитетының рәисе.
- 1930-1933 ТАССР Пәнҗәр районы финанс бүлеге мөдире.
- 1933-1936 ТАССР Арча районы финанс бүлеге мөдире.
- 1936-1937 ТАССР Ворошилов районы башкарма комитеты рәисе.
- 1937-1942 ТАССР финанс халык комиссары.
- 1942-1943 ТАССР ХКШ рәисе урынбасары.
- 1943-1950 ТАССР халык комиссарлары (1946 елдан министрлар) шурасы рәисе.
- 1951-1957 ТАССР финанс министры.
- 1957-1959 ТАССР министрлар шурасы рәисе.
- 1959 елда, 52 яшендә пенсиягә озаталар. Аның урынына Мәскәүдән КПСС ҮК инструкторы Габделхак Әбдерәзәковны китереп куялар [3].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- I, II, IV чакырылыш Татарстан АССР югары шурасы депутаты.
- I-III, V чакырылыш ССРБ югары шурасы депутаты.
Кызыклы факт
1937 елның көзендә, ТАССР ХКШ рәисе һәм урынбасарлары төрмәдә утыру сәбәпле, 30 яшендә финанс халык комиссары булган С. Шәрәфиевка хөкүмәт документларына кул куярга туры килә. Хатыны, кулга алсалар дип, көн саен эшкә озатканда, иренең кулына алмаш кием һәм катырмач салынган төенчек тоттырып озата торган була[4].
Чыганаклар
- Сәет Шәрәфиев. «Гасырлар авазы-Эхо Веков», 1998, № 3/4.
- Государственная власть СССР. Высшие органы власти и управления и их руководители. 1923—1991гг. Историко-биографический справочник (сост. В.И.Ивкин). М.: «Российская политическая энциклопедия» (ОССПЭН).
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Владимир Иванович Артемьев — тәрбиягә алган уллары
- ↑ Ватанның тугрылыклы уллары
- ↑ «Звезда Поволжья», 30.06.2014
- ↑ Б.Ф. Солтанбәковның «Семен Игнатьев. Свет и тени биографии сталинского министра» китабыннан(үле сылтама)