Хәбир Пазиков
Хәбир Пазиков, Хәбир Мөхәррәм улы Пазиков, рус. Пазиков Хабир Мухарямович (1896-1975) — фирка эшлеклесе, Казакъстан АССР Көнбатыш Казакъстан КП (б) өлкә комитетының беренче сәркатибе (1937), Караганда өлкә комитетының беренче сәркатибе (1938-1942), ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе (1942-1944), Көньяк Казакъстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1944-1947), Көнчыгыш Казакъстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1948-1952), РСФСР министрлар шурасы бүлек мөдире (1953-1962).
Тәрҗемәи хәле
1896 елның 15 октябрендә Пермь губернасы (хәзерге Свердловск өлкәсе) Качканар шахтерлар бистәсендә туган. 1910-1926 елларда Уралда, Себердә, Казакъстанда шахталарда эшләгән. 1917-1918 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1928-1930 И.В. Сталин исемендәге Коммунистик университетта, 1935-1937 Кызыл профессура институтында укыган.
Хезмәт юлы
- 1926-1928 ВКП (б) Тум округы комитеты, Канск округы комитеты инструкторы.
- 1930-1935 ВКП (б) ҮК Башкортстан АССР, Үзбәкстан ССР, Кыргызстан АССР буенча пропаганда төркеме җитәкчесе.
- 1935-1938 ВКП (б) ҮК җаваплы оeштыручысы.
- 1938 Казакъстан АССР (1936 елдан Казакъстан ССР) КП (б) Көнбатыш Казакъстан өлкә (1962-1992 елларда Урал өлкәсе) комитетының беренче сәркатибе.
- 1938-1942 Караганда өлкә комитетының беренче сәркатибе.
- 1942-1944 ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе.
- 1944-1947 Көньяк Казакъстан өлкә комитетының беренче сәркатибе.
- 1948-1952 Көнчыгыш Казакъстан өлкә комитетының беренче сәркатибе.
- 1953-1962 РСФСР министрлар шурасының эшләр идарәсендә бүлек мөдире.
ВКП (б) XVIII корылтае делегаты (1938).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Әдәбият
- Утяганов А. Человек, оставивший сердце Шымкенту. «Панорама Шымкента», 20 июня.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Шымкент шәһәр мәслихәте карары, 1996 ел, 30 декабрь