Виктор Никонов

Виктор Петр улы Никонов (рус. Виктор Петрович Никонов, 28 февраль 1929(19290228), Белогорский утары, Донецк округы, Дон гаскәре өлкәсе, Рәсәй империясе — 17 сентябрь 1993, Мәскәү, ССРБ) — ССРБ фирка һәм дәүләт эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1950 дә Азак-Кара диңгез авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

  • 1958 дән фирка эшендә: СБКФның Красноярск крае комитетында бүлек мөдире урынбасары, аннары бүлек мөдире, СБКФ ҮКның РСФСР буенча фирка органнары бүлеге инструкторы, 1961—1967 дә Татар өлкомының икенче сәркатибе, 1967—1979 да Мари өлкомының беренче сәркатибе.
  • 1979—1983 тә «Союзсельхозхимия» берләшмәсе рәисе, ССРБ авыл хуҗалыгы министры урынбасары.
  • 1983—1985 тә РСФСР авыл хуҗалыгы министры.
  • 1985—1989 да СБКФ ҮК сәркатибе.
  • 1989 дан пинсәдә.

ССРБ ЮШ депутаты (6—11 чакырылышлары). ССРБ халык депутаты (1989—1991).

Тема буенча өстәмә