Иван Гусев
Иван Гусев (4 октябрь 1930, Аимково, Мари-Төрек районы, Мари мохтар өлкәсе, ССРБ—16 апрель 1988, Йошкар-Ола, Мари АССР, ССРБ) — совет дәүләт эшлеклесе.
Казан югары фирка мәктәбен (1960) бетергән. БЛКЯБ Мари-Төрек район комитеты беренче сәркатибе (1953-1956), СБКФ Оршанка район комитетында: бүлек мөдире, сәркатип, беренче сәркатип (1960-1962), колхоз-совхоз идарәсе фирка комитеты сәркатибе (Мари-Төрек районы) (1962-1965), СБКФ Мари-Төрек район комитеты беренче сәркатибе (1965-1968), СБКФ Мари өлкә комитеты беренче сәркатибе (1979-1981). 8-11 чакырылышлары РСФСР Югары шурасы депутаты.