Пётр Алмакаев

Пётр Афанасий улы Алмакаев (Пётр Алмакаев, рус. Пётр Афанасьевич Алмакаев, 20 август 1916, Юж-Толешево, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы27 март 1998, Йошкар-Ола) — Совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Мари АССР Югары Советы Президиумы рәисе.

Тормыш юлы

1916 елда Юж-Толешево авылында (хәзерге Мари Республикасының Медведево районында) крестьян гаиләсендә туа. 1939 елдан — ВКП(б) әгъзасы.

1935 елда БЛКЯБ (ВЛКСМ) район комитеты аппаратына комсомол эшенә тәкъдим ителә, Йошкар-Оладага Мари югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга керә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1937 елның гыйнварыннан 1939 елның сентябренә кадәр комсомол оешмаларында җитәкче вазыйфаларда эшли[1]: башта БЛКЯБнең Сотнур район комитеты сәяси белем бирү бүлеге мөдире һәм сәркатибе, соңрак комсомолның Мари өлкә комитетының укучы яшьләр бүлеге мөдире булып эшли.

1939 елның сентябреннән Алмакаев ВКП(б)ның Мари өлкә комитеты аппаратында эшли: инструктор, партия-комсомол кадрлары секторы мөдире, аннары өлкә комитетының сәүдә һәм җәмгыять туклануы буенча секретаре итеп сайлана. 1943 елның августыннан Мари өлкә комитеты сәркатибе урынбасары һәм сәүдә һәм җәмгыять туклануы бүлеге мөдире вазыйфасын башкара[2].

1947–1950 елларда Партия Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә укый. Укуны тәмамлаганнан соң КПССның Мари өлкә комитетының партия органнары бүлеге мөдире булып эшли. 1960 елның гыйнварында КПССның Мари өлкә комитетынына икенче секретаре итеп сайлана. Шул ук вакытта өлкә комитетының сәнәгать буенча идеология бүлеген җитәкли, партия өлкә комитеты бюросы әгъзасы һәм Мари АССР Югары Советы Президиумы рәисе була.

РСФСР Югары Советының 6-нчы, 7-нче, 8-нче һәм 9-нчы чакырылышлары депутаты итеп сайланган (1963—1980). КПССның XXII—XXV съездлары делегаты (1961, 1966, 1971, 1976)[3].

1998 елда Йошкар-Олада вафат була.

undefined

Китаплары

Алмакаев П. А. Годы и люди / под общ. ред. Н. И. Сазонова. — Йошкар-Ола: Марийский полиграфическо-издательский комбинат, 1998. — 270 с. — ISBN 5-87898-025-8.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Кызыл Йолдыз ордены (1946);
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1951, 1965, 1975);
  • Октябрь Революциясе ордены (1971);
  • Мари АССР Югары Советы Президиумының мактау грамотасы (1946, 1957, 1966, 1986).

Хәтер

Йошкар-Олада П. Алмакаев яшәгән йортта (Совет урамы, 147) истәлекле такта урнаштырылган. Андагы: «Бу йортта 1963 елдан 1998 елга кадәр күренекле дәүләт һәм җәмгыять эшлеклесе Пётр Афанасий улы Алмакаев яшәде», — дип язылган.

undefined

Искәрмәләр

  1. Алмакаев Пётр Афанасьевич. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898–1991. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  2. Алмакаев Петр Афанасьевич. Марийская история в лицах (4 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  3. Мочаев, 2017

Әдәбият

  • А. В. Маслихин. Человек и картины мира: монография. — Йошкар-Ола: МарГУ, 2002. — С. 211. — 478 с.;
  • Мочаев В. А., Сануков К. Н. Алмакаев Пётр Афанасьевич // Марийская биографическая энциклопедия / авт.-сост. В. А. Мочаев; науч. ред. К. Н. Сануков. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2007. — С. 23. — 486 с. — 2032 экз. — ISBN 5-87898-357-0.
  • Мочаев В. А., Сануков К. Н. Алмакаев Пётр Афанасьевич // Марийская биографическая энциклопедия / авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд., доп. и перераб.. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.
  • Алмакаев Пётр Афанасьевич // Энциклопедия Республики Марий Эл / отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола: Марийский научно-исследовательский институт языка, литературы и истории им. В. М. Васильева, 2009. — С. 221. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1..

Тема буенча өстәмә