Георгий Павлов
Георгий Павлов (23 ноябрь [5 декабрь] 1910, Мариуполь, Екатеринослав губернасы, Рәсәй империясе[1]—6 октябрь 1991, Мәскәү, РСФСР, ССРБ) — совет дәүләт эшлеклесе.
Днепродзержинск металлургия институтын (1936) бетергән. Фирка эшендә (1940-1941, 1942-?), Украина К(б)Ф Днепродзержинск шәһәр комитеты икенче, беренче сәркатибе (1943-1947), БК(б)Ф ҮКдә (1947-1949), БК(б)Ф Магнитогорски шәһәр комитеты беренче сәркатибе (1949-1950), БК(б)Ф Чиләбе өлкә комитеты икенче сәркатибе (1950-1951), Кастрама өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1951-1954), СБКФ Кастрама өлкә комитеты сәркатибе (1954-1955), СБКФ Кастрама шәһәр комитеты беренче сәркатибе (1955-1956), СБКФ Кастрама өлкә комитеты икенче сәркатибе (1956-1957), СБКФ ҮКдә (?-1957), СБКФ Мари өлкә комитеты беренче сәркатибе (1957-1963), СБКФ ҮК һәм ССРБ МШ фирка-дәүләт контроле комитетында бүлек мөдире (1963-1965), СБКФ ҮК эшләре белән идарә итүче (1965-1983), пинсәдә (1983). СБКФ ҮК әгъзасы (1971-1986), 5-10 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты.