Тимофей Кавалеров
Тимофей Кавалеров (10 декабрь 1905, Саламатнур, Өрҗем өязе, Вятка губернасы, Россия империясе[1]—8 май 1979, Йошкар-Ола, Мари АССР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — мари совет дәүләт эшлеклесе.
И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетын (1936) бетергән. Сернурда, Моркида, Бәрәңгедә комсомол һәм фирка вазыйфаларында (1927-1938), Мари АССР Югары шурасы президиумы рәисе (1938-1943), СБКФ Мари өлкә комитетында кадрлар буенча сәркәтип (1945-1949), Мари АССР Югары шурасы рәисе (1951-1955), «Марийская правда» гәҗите мөхәррире (1949-1952), Мари АССР һөнәри берлекләр шурасы рәисе (1952-1962). 1-2 чакырылышлары РСФСР Югары шурасы депутаты.
Искәрмәләр
- ↑ (Куженер районы, Мари Ил, Россия)