Виталий Романов (1931)

Виталий Иосиф улы Романов (рус. Виталий Иосифович Романов; 15 май 1931, Югары Шелаболки, Красноволжское авыл җирлеге[d]27 ноябрь 1995, Йошкар-Ола) — хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе[1].

Тәрҗемәи хәле

1931 елда Мари Республикасының Таулы Мари районы, Югары Шелаболки авылында туа. 1958 елдан — КПСС әгъзасы.

1969 елда читтән торып Чуваш авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Хезмәт юлы

1946 елдан Чикмә авыл хуҗалыгы техникумында һәм «Аврора» колхозында тимерче булып эшли, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Түбәндәге вазифаларны били:

1957—1959 елларда — ВЛКСМның Таулы Мари район комитетының (райкомының) беренче секретаре;

1959—1968 елларда — «Аврора» һәм «Дружба» күмәк хуҗалыклары рәисе;

1968—1970 елларда — Таулы Мари районы авыл хуҗалыгы җитештерү идарәсе башлыгы;

1970—1979 елларда — КПССның Таулы Мари район комитетының беренче секретаре;

1979—1990 елларда — Мари АССРның Югары Советы Президиумы рәисе[1].

РСФСР Югары Советының X, XI чакырылышлары, шулай ук Мари АССР Югары Советының VI чакырылыш (1963—1990) депутаты итеп сайлана.

1979 елда Козьмодемьянскта ачык һавадагы этнография музее төзергә тәкъдим итә, музей 1983 елда ачыла.

1995 елда Йошкар-Олада вафат була, туган авылында җирләнгән[1].

Гаиләсе

  • Абыйсы — Валерий Иосиф улы Романов, юрист, совет һәм Россия административ хокукы өлкәсе белгече[1].

Исемен мәңгеләштерү

  • 2001 елда Козьмодемьянсктагы Мари этнография музеена Виталий Романов исеме бирелә.
  • Мемориаль такталар түбәндәге адреслар буенча урнаштырылган:
    • Йошкар-Ола шәһәре, Первомайская урамы, 166 нчы йорт;
    • Козьмодемьянск шәһәре, Юбилейная урамы, 11 нче йорт[1].

Мактуалы исемнәре һәм бүләкләре

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Деревня Верхние Шелаболки (Кушыл Солаволкы) // Горномарийский район. — 12rus.ru (Энциклопедия деревень и селов Марий Эл), 2006—2026.;
  • Мочаев В. А. Романов Виталий Иосифович // Марийская биографическая энциклопедия / авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд., доп. и перераб.. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 367. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.;
  • Романов Виталий Иосифович // Энциклопедия Республики Марий Эл / отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола: Марийский научно-исследовательский институт языка, литературы и истории им. В. М. Васильева, 2009. — С. 680. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.;
  • Мочаев В. А. Романов Виталий Иосифович // Марийская биографическая энциклопедия / авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд., доп. и перераб.. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 367. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3..

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә