Григорий Кондратьев

Григорий Кондратьев (21 гыйнвар 1912(19120121), Вторая Лесная, Казан губернасы, Россия империясе[1]14 апрель 1993, Йошкар-Ола, Россия) — совет дәүләт эшлеклесе.

Звенигово районында комсомол эшендә (1935-1937), БЛКЯБ Мари өлкә комитетында бүлек мөдире, икенче сәркатип, беренче сәркатип (1937-1939), БК(б)Ф Мари өлкә комитетында инструктор, бүлек мөдире (1939-1940), Мари АССР халык комиссарлары шурасы рәисе урынбасары (1940-1942), БК(б)Ф Мари өлкә комитеты икенче сәркатибе (1943-1945), Мари АССР халык комиссарлары шурасы (министрлар шурасы) рәисе (1945-1948), БК(б)Ф Мари өлкә комитеты беренче сәркатибе (1948-1951), Мари АССР министрлар шурасы рәисе (1954-1964), Мари АССР МШ каршындагы матбугат идарәсе башлыгы (1964-1967). 5 нче чакырылыш ССРБ Югары шурасы депутаты.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә