Николай Ежов

Никола́й Ива́н улы Ежо́в (19 апрель [1 май1895 — 4 февраль 1940[1]) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, дәүләт иминлегенең генераль комиссары (1937 елның 28 гыйнварыннан[2], 1941 елның 24 гыйнварыннан дәрәҗәсеннән мәрхүм ителгән[3]). ВКП(б) ҮК карамагындагы фирка контроле комиссиясе рәисе (1935−1939), ВКП(б) ҮК Оргбюросы әгъзасы (1934—1939), ВКП(б) ҮК сәркатибе (1935−1939), ВКП(б) ҮК Сәяси бюросы әгъзалыгына нәмзат (1937−1939). ССРБ эчке эшләре халык комиссары (19361938), ССРБ су транспорты халык комиссары (1938−1939).

ССРБ эчке эшләре халык комиссары вазифасында Ежов 1937—1938 еллардагы массакүләм репрессияләрнең баш оештыручы һәм башкаручы булган.

1937 ел, ЭЭХКны Ежов җитәкләгән чагы, массакүләм репрессияләрнең символик билгесе булып киткән, 19371938 еллар, репрессияләрнең иң кызган вакытына карата, халык тарафыннан «ежовщина» дигән исеме тагылган.

1939 елда Берия катнашында Маленков бүлмәсендә Ежов кулга алына. Берия үзе җинаять эшен алып бара, нәтиҗәдә ике атнадан Ежов үз һомосексуаль дәрте турында язуны калдыра.[4] 1940 елда Ежов хөкем карары буенча: "терорлык актларны әзерләү һәм лутыйлык (һомосексуализм) өчен" үтерелгән.

Искәрмәләр

  1. Ежов, Николай Иванович. Официальная справка члена ЦК // «Известия ЦК КПСС» — июнь 1990. — № 7 (306). — цит. по Исторический проект «Хронос. Всемирная история в интернете» (www.hrono.info) [Тикшерелгән 19 декабрь 2013]
  2. Ежов Николай Иванович.
  3. [Зенькович Н. А. «Самые закрытые люди. Энциклопедия биографий» — М., ОЛМА-ПРЕСС Звездный мир, 2004, с. 143.]
  4. ЦА ФСБ. Ф. 3-ос. Оп. 6. Д. 3. Л. . Копия.

Тема буенча өстәмә