Леонид Смагин

Леонид Смагин, Леонид Максим улы Смагин (рус. Смагин Леонид Максимович) — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе (1986-1987), нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт комитеты рәисе (1987-1991), минераль ашламалар җитештерү буенча ССРБ министры урынбасары (1991-1993). Лениногорск шәһәренең шәрәфле ватандашы (1995). Татарстанда нефть сәнәгатен оештыруда башлап йөрүчеләрдән.

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 24 октябрендә Түбән Идел крае (хәзерге Сарытау өлкәсе) Вольск шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. «Инженер-геолог» белгечлеге буенча Мәскәү торф институтын (1958 елдан Калинин торф институты, 1994 елга кадәр Тверь политехника университеты, хәзер Тверь дәүләт техник университеты) тәмамлаган (1957).

Хезмәт юлы

1957-1967 елларда «Бөгелмәнефть» нефтепромысел идарәсе инженер-геологы (1957-1958), «Лениногорскнефть» НГДУ скважиналарны капиталь ремонтлау цехы инженер-геологы, баш геологы (1958-1964); «Лениногорскнефть» НГДУ 5нче санлы нефтепромыселы баш геологы; «Иркеннефть» НГДУ 2нче санлы нефтепромыселы баш геологы (1964-1966).

1966 елдан фирка эшендә:
1966-1979 елларда КПССның Лениногорск шәһәр комитетының икенче (1966-1968), беренче (1968-1979) сәркатибе (Лениногорск).

1979-1987 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе (1979-1986), икенче сәркатибе (1986-1987) (Казан).

1987-1991 елларда нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт комитеты рәисе (Мәскәү).

1991-1993 елларда минераль ашламалар җитештерү буенча ССРБ министры урынбасары — кадрлар һәм социаль үсеш идарәсе башлыгы (Мәскәү)[2].

1995 елдан ТР президенты киңәшчесе.

Татарстан АССР Югары шурасы (1971-1990 елларда), РСФСР Югары шурасы (1985-1990 елларда) депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә