Илдус Садыйков
Тәрҗемәи хәле
1932 елның 28 ноябренда Красноярск крае Төньяк-Енисей районы Вельмо-2 бистәсендә туган. Ата-бабасы Арча районы Чөмә-Елга авылыннан Чита өлкәсенә сөрелгән булган. Вельмо -2 бистәсендә җидееллык мәктәпне, гаиләсенә кайтырга рөхсәт алынгач (1948 елда), Казанның 2 нче санлы татар мәктәбенең ун классын, «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын (1955) тәмамлаган[1] .
Хезмәт юлы
- 1955-1966 Казан резина-техник эшләнмәләр заводында цех механигы, цех башлыгы, баш инженер урынбасары, завод һөнәри берлеге комитеты рәисе, фирка комитеты сәркатибе, баш инженер.
- 1966-1967 КПССның Идел буе районы (Казан) комитеты беренче сәркатибе.
Түбән Камада
- 1969 елда Түбән Кама шәһәренә килә. Шәһәр һәм химия комплексы төзелешенә зур өлеш кертә.
- 1969-1983 КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты беренче сәркатибе. Бу чорда Түбән Кама химия-технология институты (филиал), политехник һәм нефтехимик көллиятләр, медицина һәм музыка укуханәләре, һөнәри лицейлар, 12 гомуми белем мәктәбе, балалар иҗаты һәм техник иҗат йортлары, балалар бакчалары ачыла. Ел саен 160 мең м² торак куллануга тапшырыла. ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 төзелә [2].
Иҗтимагый эшчәнлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Октябрь Инкыйлабы ордены
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Хәтер
2002, декабрь Балалар һәм яшьләр иҗаты йортына (Түбән Кама, Тукай ур., 2) исеме бирелгән, йорт фасадында барельефы, холлында бюсты куелган[4].
Әдәбият
- И.Х. Садыйков. Забота наша такая. Казан, 1983.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
- Түбән Кама районы рәсми сайты 2014 елның 31 август көнендә архивланган.
- Татарстанның күренекле шәхесләре
- И. Садыйков Edu.rt.ru сайтында
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ И. Демина. Аның иң бәхетле еллары(үле сылтама)
- ↑ Түбән Кама телерадикомпаниясе (НТР) сайтында
- ↑ «Милләттәшләр» сайтында
- ↑ Иҗат йорты сайтында, archived from the original on 2020-08-12, retrieved 2015-10-09