Габдрахман Измайлов

Габдрахман Измайлов (Габдрахман Йосыф улы Измайлов, 18891957) — сәясәт эшлеклесе. БК(б)Фнең Казан ГК каршындагы мөселман бюросы җитәчеләреннән берсе (1918), Бөтенбашкорт гадәттән тыш комиссиясе рәисе (1919), ТАССР эчке эшләр халык комиссары (1920-1921), Таулы халыклар АССРның ҮБК президиумы сәркатибе (1921-1923). 1923-1929 елларда Казанда: ТАССР хезмәт, эшче-крестьян инспекциясе халык комиссариатларында, БК(б)Фнең Бауман РК җаваплы сәркатибе (1924),[1] Камил Якуб ис. полиграфия-нәшрият комплексы директоры, «Яңа китап» нәшириятендә идарә рәисе урынбасары. 1930-1931 елларда язу машиналары остаханәсендә Көнчыгыш телләре буенча киңәшче, хәреф җыючылар курсларында укытучы.

1933 елда куга алынган. ««Иттифак» инкыйлабка каршы милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасы әгъзасы булу»да гаепләнеп 8 ел лагиргә хөкем ителгән. 1957 елда акланган.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә