Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Захаров битенә күчегез.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Геннадий Захаров битенә күчегез.
Геннадий Николай улы Захаров (16 март 1935, Петровка[d], Самара өлкәсе, РСФСР, СССР) — совет һәм Россия административ-финанс эшлеклесе. 1968—1983 елларда «Татселхозтехника» тресы директоры, 1983—1985 елларда — ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, 1985—1988 елларда — Татарстан җөмһүрият агросәнәгый берләшмәсе директоры, 1988—2010 елларда РФ Саклык банкының «Татарстан» банкы идарәсе рәисе. 2004—2022 елларда — «Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты.