Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Искәндәров битенә күчегез.
Габдрахман Искәндәрев (Габдрахман Идрис улы Искәндәрев, 15 июль 1898(1898-07-15) — 9 май 1938(1938-05-09) (39 яшь)) — административ-хуҗалык эшлеклесе. 1914-1917 елларда Алафузов фәбригендә кием кисүче. 1920-1923 елларда ТАССР эчке эшләр халык комиссариатында бүлек башлыгы, шуннан соң Арча (1923-1925) һәм Мамадыш (1926-1928) кантун башкарма кәмитиләре рәисе. 1929-1937 елларда ТАССР игенчелек халык комиссары.
1937 елның 20 августында, «советка каршы пантөрки оешмасы әгъзасы булуда», «корткычлык алып бару»да гаепләнеп, кулга алына. 1938 елның 9 маенда ССРБ югары суды хәрби коллегиясе карарыннан соң, атып үтерелә. 1957 елның июлендә аклана.[1]