Михаил Запевалин (Михаил Александр улы Запевалин, 1905 — 1972) — генерал-майор (1945). 1939 елдан ЭЭХК органнарында. 1945-1949 елларда – Смоленск өлкәсенең ЭЭХК (аннары ЭЭМ) идарәсе башлыгы, 1949 елда – Кырым өлкәсендә шул ук вазыйфада. 1949-1952 елларда – ССРБ ЭЭМ Баш лагерьләр идарәсе башлыгы урынбасары, 1952-1953 елларда – ТАССР эчке эшләр министры, 1953-1954 елларда – Гөрҗистан ССР эчке эшләр министрының беренче урынбасары. 1955-1960 елларда – Караганда ХТЛдә идарә башлыгы урынбасары, идарә башлыгы. 1960 елдан пинсәдә.